16+

Шәкүр белән Фирдүс Тямаев дуэт яздырган: "Клип төшергәндә генә таныштык"

Танылган рэп башкаручы Шәкүр Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән дуэт яздырган. Җырның исеме “Татарлар” дип атала.

“Дуэт җырлау - Фирдүснең идеясе иде. Ул бу җырны танылган аранжировщик Адель Хәмзин белән әзерләгән. Җырны башкарырга миңа Адель тәкъдим итте. Мин каршы килмәдем. Нәтиҗәдә матур җыр килеп чыкты. Җырның хәтта клибы да бар”, - дип сөйләде Шәкүр. 

Шунысы кызык: ике артист вакытлары тыгыз булу сәбәпле, җыр яздырганда, күрешә алмаган. Студиягә әле берсе, әле икенчесе килгән. Шәкүр белән Фирдүс клип төшергәндә генә танышкан.

Шәкүр берникадәр вакыт сәхнәдән югалып торганнан соң, кабат иҗат белән шөгыльләнә башлады. Күптән түгел аның Татарстанның халык артисты Винера Ганиева белән дуэт җырлаганын язган идек.

Эльвира ШАКИРОВА
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X