16+

Җырчы Шәкүр: "Сигез ел Винера Ганиеваны көттем!"

Заманында татар эстрадасы сәхнәсендә популяр булган рэп башкаручы Шәкүр шаккаттыргыч дуэт тәкъдим итте. Җырчы Татарстанның халык артисты Винера Ганиева белән “Бигайбә” исемле җыр яздырган.

Җырчы Шәкүр: "Сигез ел Винера Ганиеваны көттем!"

Заманында татар эстрадасы сәхнәсендә популяр булган рэп башкаручы Шәкүр шаккаттыргыч дуэт тәкъдим итте. Җырчы Татарстанның халык артисты Винера Ганиева белән “Бигайбә” исемле җыр яздырган.

“Инде 8 ел буе Винера Ганиева белән дуэт башкарырга хыялландым. Бу уй һич кенә дә тынычлык бирмәде. Бервакыт шушы хыялым турында җырчы Азалия Зиннәт белән дә сөйләштек. Бервакыт ватсабыма Винера Ахатовна үзе язды. Эш буенча йомышы булган икән. Мин, әлбәттә, аның үтенечен үтәдем. Шуннан соң ул бик озак рәхмәтләр укыды. Бу ягы бик сокландырды”, - ди Шәкүр.

Аңлагансыздыр инде, бу очрак Шәкүргә күптәнге хыялын тормышка ашырырга ярдәм итә. Җырчы Винера ханымга дуэт җырларга тәкъдим ясый. “Ул җырны тыңлап карарга теләвен әйтте. Мин 8 ай эчендә җырны әзерләп, Винера ханымга җибәрдем. “Кушымтасын җырлап күрсәт”, - диде. Билгеле, каушап калдым, чөнки музыкаль белемем юк, ноталарга эләкмим, әмма мин йөрәктән җырлыйм. Винера Ахатовна дуэт җырларга ризалыгын бирде. Ә бераздан мине үзенә укырга чакырды, тик мин бармадым”, - дип сөйли Шәкүр.

Хәзерге вакытта ул яңа төрле проектлар өстендә эшләвен дә әйтте. Тиздән аның Илсөя Бәдретдинова белән уртак җыры дөнья күрәчәк. “Даирәмдәге гаҗәеп талантлы кешеләр миңа кабат иҗат белән шөгыльләнергә этәргеч бирде. Алар арасында Илсөя, Ренат Галиәскәров, Айваз Садыйров һәм башкалар бар. Мин үземне сәхнәгә кайтам димим, мин иҗатка кайтам. Әйе, заманында мин популяр идем, музыкаль премияләр алдым. Дөрес, мактаулы исемнәргә лаек булмадым. Хәер, рэп җырлаучыга аны бирерләр идеме икән? Ул чакта вакытында сәхнәдән киттем дип уйлыйм, чөнки һәр җырчының үз вакыты була. Хәзер мин кабат иҗат итәргә телим. Әгәр халыкка ошаса, ул үзе күтәреп алачак”, - диде җырчы Шәкүр.

Эльвира ШАКИРОВА
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading