16+

Шәкүр: "Этлекләргә башым эшләми”

Аның өч исеме бар. Тугач та, әти-әнисе аңа Алмаз дигән исем кушкан. Мулла биргән исеме – Әмирхан Корбанов. Сәхнәдә исә ул Шәкүр булып танылды. Хәтерлисезме, рэп җырлаучы Шәкүр 2005 елларда татар сәхнәсен гөрләтте, шаулатты. Ләкин 2010 елда җырчы кинәт сәхнәдән югалды. Һәм... ун еллап югалып торганнан соң ул кабат кайтты.

Шәкүр: "Этлекләргә башым эшләми”

Аның өч исеме бар. Тугач та, әти-әнисе аңа Алмаз дигән исем кушкан. Мулла биргән исеме – Әмирхан Корбанов. Сәхнәдә исә ул Шәкүр булып танылды. Хәтерлисезме, рэп җырлаучы Шәкүр 2005 елларда татар сәхнәсен гөрләтте, шаулатты. Ләкин 2010 елда җырчы кинәт сәхнәдән югалды. Һәм... ун еллап югалып торганнан соң ул кабат кайтты.

- Алмаз, иң популяр чагыңда сәхнәне ташлавыңа нәрсә сәбәпче булды? 

- Үземне тәбәнәк түшәмле бүлмәдә башым түшәмгә тиеп торган сыман хис итә башладым. Икенче бер сәбәп – җырлар штампка әйләнеп бара башлады. Мин - “көйдем”. Шуңа күрә мин сәхнәдән китү, баш тарту юлын сайладым. Тиздән чыгачак яңа җырда “мин тынып торырмын, җан карасы беткәч, яңадан яза башлар өчен” дигән сүзләр бар. Бу - китүемнең сәбәбе. Сәхнәдән вакытында киттем, кире очракта мин моны авыр кичерер идем. 

- Ә кабат кайтырга нәрсә этәрде?

- Музыканы ташлап бетермәдем. Елга бер җыр иҗат итә идем. Иҗатташ дусларым Илназ Гарипов, Айваз Садыйров, Ренат Галиәскәров “нигә кабат сәхнәдә иҗат итмисең?” дип әйтә торгач, типкәләп диярлек сәхнәгә чыгардылар. Күңелдә барыбер төшенкелек бар иде. Бүген дә зур сәхнәгә чыгасым килми. Арзан интригалар шактый күп. Минем андый этлекләргә баш эшләми. Ул даирәгә керергә теләмим.

- Ун ел эчендә эстрада нык үзгәргәнме?

- Шушы вакыт эчендә эстрада акча китерә башлаган. Артистлар хәзер җырны банкетта җырлау өчен яза. Димәк, ул банкет җырчысы булып чыга. Икенче яктан, аларны аңларга була. Җыр яздырырга, клип төшерергә акча кирәк. 

- Элек һәм хәзер җырлау рәвешеңдә үзгәрешләр бармы?

- Элегрәк башкарган җырларны тыңлап карасаң, ул чактагы башкару бөтенләй башка төрле булган. Энергетика сакланган, ә рифмалар, яңгыраш бик аерыла. Җыр сүзләрен үзем язам. Мәгънә ягына зур басым ясыйм. Бер куплет 16 юлдан тора. Кайвакыт җырлаганда сүзләрне оныткан чаклар да була.

- Кабатланудан ничек качарга?

- Җырлар кабатланмасын өчен бриджлар кертәм. Әйтик, “Бигәйбә” җырында “авам битем белән” дигән өлеш бар. Бу миңа хас булмаса да, мин күңелем кушканча иҗат итәм. Алга таба тагын да яңа үзгәрешләр булырга мөмкин. Кеше гел яңалыкка омтылырга, бер урында таптанмаска тиеш.  

- Рэп – сәнгатьнең үзенчәлекле һәм авыр төре. Сине рэп җырларга кем өйрәтте?

- Рэп җырлау дөрес интонация, сулыш алу, пауза ясау, кайбер сүзләрне сузыбрак яки кыскарак әйтүдән гыйбарәт. Техник яктан бик кыен. Мине моңа өйрәтүче булмады, рэпта укытучылар юк. Рэпнең үзенчәлеге дә шунда – һәрбер башкаручы аны үзе тоеп җырлый. Һәркемнең үз стиле бар. 

- Заманында син бөек җырчыбыз Илһам Шакиров белән “Бик еракта идек без” җырын башкардың. Илһам абый нинди кеше булып күңелеңдә калды?

- Илһам Шакиров белән җырлау – иҗатта гына түгел, тормышта да зур дәрәҗә. Бу якты мизгелләр һәрвакыт күңелгә җылылык бирә. Минем өчен Илһам абый һәм аның чордашлары – чын йолдызлар. Алар - авылларда салкын кышларда кыен шартларда концерт куйган зур шәхесләр. Чын мәгънәсендә, эш тегермәннәре. Илһам абый бик гади кеше булып күңелдә калды. Ул вакытта миңа - 22 яшь, бармак саен көмеш йөзек, калын муенсалар киеп йөргән чак. Илһам абый белән кара-каршы утырабыз, йөзек-муенсаларга кояш төшеп тора. Шулвакыт, миңа төртеп: “Кара, йөзекләре ничек ялтырый!” - диде. Илһам абыйның минем белән дуэт җырлавы гаҗәеп хәл булды. Бер карасаң, кем инде мин аңа? Бу мөмкинлек өчен “Барс Медиа”га рәхмәт. 

- Шәхесләр белән дуэт җырлау ягыннан бәхетең бар. Тагын кемнәр белән дуэт җырларга хыялланасың?

- Исегездәдер, Раяз Фасыйхов белән “Дөнья, тукта” җырын башкардык. Ул җырның клибы да бар. Раяз – яраткан җырчыларымның берсе. Иҗатын бик хөрмәт итәм. Әбри Хәбриев белән дә дуэтыбыз бар. Винера Ганиева белән җырлау – зур максатым иде. Хыял димим, чөнки хыял чынга ашмаска мөмкин, ә куйган максатка ирешергә була. Мин бу максатка 8 ел бардым! Күптән түгел Фирдүс Тямаев белән “Татарлар” дигән уртак җырыбыз дөнья күрде. Икебезнең дә вакыт тыгыз булу сәбәпле, җыр яздырганда күрешә алмадык. Студиягә әле беребез, әле икенчебез барды. Клип төшергәндә генә таныштык. Киләчәктә Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырлау теләге бар. Ул җырның көе дә, сүзләре дә әзер. Илсөянең бушаганын көтәм, чөнки ул иң тырыш артистларның берсе, һәрвакыт эштә ул.

- Алмаз, заманында бик популяр булдың, әмма ул чакта да, хәзер дә бик гади булдың. “Йолдыз чире” белән интеккән кайбер артистларга үрнәк булырлык!

- Артистларның андый тәртибен әшәкелек дип саныйм. Без барыбыз да кешеләр. Кешенең нинди гамәлләр кылып, ничек яшәве мөһим. Үзен әллә кемгә куеп йөрүчеләрнең төп бәласе ул кешеләрдә дә түгел, ә аларны шушы дәрәҗәгә күтәрүчеләрдә. Син бүген - йолдыз, ә иртәгә җиргә төшәргә мөмкинсең. Мин беркайчан да танылу артыннан чапмадым. Элек тә, танымасыннар дип, кепка киеп йөри идем. Танымасалар миңа рәхәт иде.

- Начар гадәтләрең бармы?

- Хәмер эчмим, тәмәке тартмыйм, начар гадәтләрем юк. 

- Татар телен бик яхшы беләсең...

- Казанда, шәһәр мохитендә туып үссәм дә, башкаланың 18нче татар гимназиясендә укыдым. Гаиләдә татар телендә аралаштык.

- Алмаз, төп эшең турында да сөйлә әле.

- Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү һәм коткару хезмәте отрядында коткаручы булып эшлим. Бу эшкә 2015 елда килдем. Аңа кадәр төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләдем.

- Эшең ни дәрәҗәдә куркыныч?

- Куркыныч киноларда гына очрый торган хәлләрне еш күрергә туры килә. Мәеттән, каннан курыкмыйм. Бәлага юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтергә, гомумән, җәмгыятькә файдалы булырга телим. Мондый хәлләр белән тормышта да, эштән тыш та очрашырга туры килә. Бервакыт бер артистның ике тапкыр йөрәге туктады. Аңа тиз арада ярдәм күрсәтергә туры килде. Шушы хәлләрдән соң “Якшәмбе” исемле җыентыгым чыкты. Ул ике мәгънәгә ия – ял көне һәм яңадан туу.

- Быел өйләнгәнеңә биш ел булган икән?

- Әйе! Биш ел элек 31 яшемдә гаилә кордым. Хатыным үземнән 7 яшькә кечкенә. Алсу белән яшь аермабыз бер дә сизелми. Миңа аның белән бик рәхәт, уңайлы. Ике кызыбыз үсеп килә, Аллаһка шөкер. Бу әңгәмәне Алсу да укыячак. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Алсу!

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X