16+

Сиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова белән шәхси тормышы - ире белән аерылышып, яңадан кавышулары турында сөйләштек.

Сиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова белән шәхси тормышы - ире белән аерылышып, яңадан кавышулары турында сөйләштек.

– Сиринә, ничә яшеңдә кияүгә чыктың?

– Айрат – беренче мәхәббәтем. Танышканда, мәктәп баласы гына идем әле. Ә ул миннән 5 яшькә өлкәнрәк. Һәрвакыт үземнән 5-6 яшькә зуррак кешеләр белән аралаштырга яраттым. Айрат белән аның икетуган апасының өендә таныштык. Аның әле игезәк сыңары да бар. Айрат белән беренче караштан ук бер-беребезгә гашыйк булдык. Ул – бик укымышлы, китап укырга ярата иде. Бик озак очрашып йөргәннән соң, 20 яшьтә Айратка кияүгә чыктым. Кызыбыз Ильвина туды.

– Ләкин өч елдан соң гаиләгез таркалган. Ни өчен?

– Яшь чак – җүләр чак, диләр. Өлкән буын бала хакына дип түзгән, яшәгән. Хәзер алай түгел шул. Яңа гына гаилә корган ике яшь йөрәк арасында төрле хәлләр булды, нәни кызыбыз белән икебезнең яныбызда аның булуы җитмәде. Икебез дә уртага салып сөйләштек тә, аерылышырга булдык. Бәлки бер-беребездән ял итеп торырга кирәк булгандыр. Шуннан соң Айрат та өйләнде, мин дә никах белән яшәдем. Ләкин никахыбыз күкләрдә язылган булгандыр, 10 елдан соң Айрат белән кабат кушылдык.

– Ничек яңадан кавыштыгыз?

– Шушы 10 ел дәверендә барыбер аралашып тордык, чөнки ул кызыбыз белән күрешә иде. Кавышуыбызның төп сәбәпчесе дә – кызыбыз. Бервакыт әтисе кинога ике билет алды, әмма Ильвина ардым дип барырга теләмәде, миңа тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Ильвина урынына кинога мин бардым. Кинода утырганда, икебезнең арада ниндидер җылылык барлыгын тойдым. Ни дисәң дә, ул – баламның әтисе, ул миңа якын, үземнеке. Минемчә, аның хатыны белән, ә минем ирем белән ике арада ниндидер бушлык, өметсезлек бар иде. Икебез дә соңгы ноктага килеп терәлгән булганбыздыр инде. “Бер киселгән икмәк кире ябышмый”, – диләр. Ә без ябыштык! Шунысы гаҗәп: аның да, минем дә икенче гаиләдә балаларыбыз булмады. Балаларымның бер каннан, бер әтидән булуын теләдем. Гел шул турыда уйладым.

– Сиринә, тагын бала алып кайту теләгең бармы?

– Әлбәттә, бар. Мин балага уздым. Ләкин салкын тидерүем аркасында дүрт айлык көмәнем төште. Табиблар, малай туачак, дигән иде. Бу югалтуны бик авыр кичердем. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Әмма өметемне өзмим, миңа 38 генә бит әле. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде дип телим.

– Иҗатка килсәк, сиңа эстрадада авырмы?

– Авыр. Бүген кешегә шоу, якты утлар, матур биюләр, дәртле җырлар кирәк. Ә минем җырларым да, күңел халәтем дә андый түгел – моңлы, эчтәлекле җырлар башкарам. Ләкин хәзерге заман тыңлаучыларына ошар өчен генә үземнең юлымнан тайпыласым килми.

– Шуңа да карамастан, син җиңел генә теләсә кайсы рольгә кереп китә аласың.

– Үзем эшли торган Казан шәһәр филармониясе төшергән “Килегез, без көтәбез” фильмын әйтәсеңдер. Әйе, үземне актриса буларак сынап карарга туры килде. Һәм миңа бик ошады! Дөрес, миндә актерлык сәләте барлыгын сизә идем. Балачакта актриса булып кыланганнарым да истә. Әни дә: “Син бер мизгелдә берничә төрле образга керә аласың”, – дип әйтә иде. Узган ел балалар өчен “Золушка” әкиятен сәхнәләштердек. Баксаң, татарча гына түгел, русча да уйный алам икән бит мин! Алай гына да түгел, бии дә, бии-бии җырлый да алам икән. Ике ел дәверендә үземне бөтенләй икенче яктан ачтым.

– Сиринә, без белмәгән тагын нинди сәләтләрең бар?

– Кулдан килмәгән эш юк бугай. Бакча эшен дә, аш-су өлкәсен дә яратам. Пандемия вакытында визажистка укырга, тегүче булырга, өй ризыклары ясап сатарга уйлаган чаклар булды. Ләкин сәхнәгә чыгып кергәч: “Эх, юләр, син бит җырлар өчен яратылган”, – дип көлдем. Моң әти-әниемнән күчкәндер, икесе дә бик моңлы алар. Кайбер җырларымның көйләрен дә үзем иҗат итәм. Әмма анысы илһам килгәндә генә була.

– Бүген нинди уйлар белән яшисең?

– Бер канатым сынып, әтиемне югалтканнан соң, яңадан сәхнәгә чыгып, ничек җырлармын икән дигән борчулы уйлар бар. Тик әтием миңа көч биреп, ярдәм итеп торыр дип ышанам. Янымда пар канатым Айратым, бәгырь җимешем, тормыш чәчәгебез, кызыбыз Ильвинам, миңа җан иңдергән, минем өчен борчылып яшәүче газиз әнием, ике бертуган сеңлем, якыннарым, дусларым, яраткан эшем бар. Әгәр алар булмаса, бу кайгыны җиңеп чыга алмаган булыр идем.

Язмага реакция белдерегез

48

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    7

    0

    Мин бик тэ яратып тынлыйм, Сиринэнен жырлавын.

    • аватар Без имени

      4

      0

      Иң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәин

      • аватар Без имени

        7

        0

        Сиринанын жырларын бик яратабыз. Унышлар телибез 🙏

        • аватар Без имени

          5

          0

          Бик матур жырлыйсон яратам жырлаганынны.Янга урлэр синга.

          • аватар Без имени

            6

            0

            Яратабыз, ижади унышлар сезгэ

            Мөһим

            loading
            2
            X