16+

Сөмбел Билалова: «Мәскәүдә хатын-кызга хөрмәт зуррак»

Игътибар иткәнегез бардыр, татар эстрадасында сандугач-былбылларга багышлап дистәләгән җыр язылган. Сөмбел Билалова да сәхнәгә «Сандугачлы таңнар» җыры (рәсми атамасы «Бәхетле төш») белән килеп керде, хәзер телевизордан «Сайра, былбыл»га төшерелгән клипны әйләндереп торалар.

Сөмбел Билалова: «Мәскәүдә хатын-кызга хөрмәт зуррак»

Игътибар иткәнегез бардыр, татар эстрадасында сандугач-былбылларга багышлап дистәләгән җыр язылган. Сөмбел Билалова да сәхнәгә «Сандугачлы таңнар» җыры (рәсми атамасы «Бәхетле төш») белән килеп керде, хәзер телевизордан «Сайра, былбыл»га төшерелгән клипны әйләндереп торалар.

«Хезмәттәшләрем миннән курка»

Сөмбел, соңгы берничә ел күренми тордың. Кая югалдың?
– Казанда күренми башладым шул, күп кеше мине югалткан. Кияүгә чыгып, биш ел элек Мәскәүгә күченеп киттем. Хәзер инде Мәскәү белән Казан арасын ешрак таптый башладым. Тегендә халык йомыграк. Аралашырга вакыты юк. Иртән чыгып китеп, кичке 10-11дә кайтып керсәң, әйбәт әле.

Баштарак анда үзеңне ничек хис иттең?
– Бик авыр булды: кая барырга, нишләргә белмәдем. Чын хатын-кыз буларак, өй җыештырып, ашарга пешереп яттым. Ярты елдан соң бу эштән туеп, яңадан иҗатка кереп киттем. Казанда җырлап кына йөргән булсам, Мәскәүдә алып баручы буларак та ачылдым, бәйрәмнәр, чаралар алып барырга чакыралар. Мин юаш, ләкин эштә кырыс та була алам, шуңа кайвакыт хезмәттәшләрем миннән куркып та куя. Бөтен эшне җиренә җиткереп башкарырга яратам.

Кияүгә чыктым, дисең... Ник бармагыңда балдак юк соң?
– Кайвакыт киям, кайвакыт салып куям. Балдак киюне мәҗбүри әйбер, дип санамыйм, мә­хәббәт белән гаилә аңа гына бәйле түгел. Тормыш иптәшем дә бер салып, бер киеп йөри. Иҗат мәсьәләсендә ул миңа ирек бирә. Мәскәүдә мин үткәрәсе чараларга йөри, бик күп артистлар белән танышып бетте инде. Бөтен ир дә алай эшли алмас иде.

Ни өчен биш елдан соң гына Казанга ешрак кайта башладың?
– Күңелемә җырлаудан да якынрак шөгыль юклыгын аңладым. Концертларга, бәйрәмнәргә чакырсыннар өчен, күренергә кирәк. Мәскәүдә үземне рус шәһәрендә яшим, дип хис итмим, барлык аралашкан кешеләрем – татарлар. Татар яшьләре анда бик күп һәм бик актив, дискотекалар еш уздырыла. Былтыр Мәскәү татар яшьләре көнен зурлап үткәрдек. Быел да ноябрьдә узачак.

Мәскәүдә «Бәхетле» супермаркетларына йөрисеңме?
– Кайвакыт. Кермичә, яныннан үтеп китсәм дә, бик рәхәт булып китә. Тик Мәскәүдә «Бәхетле» атамасында «ә» хәрефе урынына «а»языла.

Татар эстрадасы үзгәргәнме соң?
– Республикада бик күп җитәкчеләр алышынган. Җырчылар да күбәйгән, мин ун ел элек сәхнәгә чыккач, артистлар бу кадәр күп түгел иде. Җырчыларның күп булуына уңай карыйм.

«Исемемне дөрес әйттермичә, тынычланмыйм»

Нинди ризыклар ашыйсың?
– Өчпочмак та, бәлеш тә, мантый да, баллы әйберләр дә, кыскасы, тәмле ашарга яратам. Кичке алтыдан соң тыелып торырга тырышам. Ләкин кәеф булмаса, берәр тәмле ризык белән аны күтәреп җибәрәм. Ә менә диета белән хәлләр бик үк әйбәт түгел. Мин катгый диеталарга каршы, үзеңне бераз чикли белсәң, шул җитә.

Мәктәптә укыганда кушаматың бар идеме?
– Ничек кенә сәер булмасын, 11 ел буена берсе дә кушамат такмады. Аларны яратмыйм да. Мәскәүдә күп кенә татарлар үз исемнәрен руслаштыра, әйтик, Равилә Раяга әйләнеп куя. Исемемне дөрес әйттермичә, тынычланмыйм. Сөмбелнең русчасы – Сюмбель. Ишетеп отып алмасалар, язып бирәм.

Казанда машинада гына җилдерәсең. Әллә туган якка «тимер ат» белән кайтып йөрисеңме?
– Гадәттә, поезд, бик сирәк очракта гына самолет белән кайтам. Казанда әтинең машинасында йөрим. Мәскәүдә инде өченчесен алыштырдым. Анда кичке алтыда бөкегә эләксәң, 2-3 сәгать кайтырга мөмкинсең. Казанда да, Мәскәүдә дә үземне иркен хис итәм. Мондагы машина йөртүчеләр хәзер үзләрен әдәп­лерәк тота, адым саен камера бит. Күптән түгел эш буенча ЮХИДИгә кереп чыккан идем. Урта һәм олы яшьтәге абыйлар, элегрәк кызу йөри идек, хәзер тизлекне киметергә туры килә, дип уфтандылар. Дөресен әйткәндә, Мәскәүдә хатын-кыз йөртүчеләргә мөнәсәбәт яхшырак. Өченче рәттән беренчесенә күчкәндә, «поворотник»ны кабызсаң, үткәреп җибәрәләр.

«Сайра, былбыл» җырына клибың шулкадәр милли рухта килеп чыккан. Казанны сагыну галәмәтеме бу?
– Татар биюләренә, сәнгате­нә мәхәббәтем мәктәптән килә. Мин татар гимназиясендә, ­сәнгать мәктәбендә укыдым. Әмма бүгенге көнгә чаклы татар киемнәре киеп клип төшергәнем булмады, хыялда гына бар иде. Режиссер Айдар Габдрахманов шулай төшерергә тәкъдим итте.

Костюмнарны көч-хәл белән таптык. «Сәйдәш» бию төркеме һәм Камал театрына зур рәхмәт. Әлеге клипны икенче талпыныштан гына төшерә алдык. Беренче тапкыр, төнге өчтә торып, М-7 трассасында урнашкан «Татар авылы» паркына бардык. Килеп җиткәч, яңгыр коя, яшен яшьни башлады. Һава торышы начар булу сәбәпле, өйгә кайтып киттек. Берничә көннән кабат бардык. Бер эпизодта – әнием, берсендә апам да төште. Клип үземә дә, башкаларга да ошады. «Фэйсбук» социаль челтәренә элгәч, чит илләрдә яшәүче милләттәшләрдән дә күп кайтаваз килде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading