16+

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: “Танышырга теләүчеләрне “егетем бар” дип алдыйм”

Чәчләрен ике толым итеп үреп, милли киемнән чыгыш ясаучы чибәр җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗановага да 20 яшь тулган икән быел. Элек Сәйдә белән балалар телендә сөйләшсәк, бу юлы әңгәмәбез бөтенләй башка рухта узды.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: “Танышырга теләүчеләрне “егетем бар” дип алдыйм”

Чәчләрен ике толым итеп үреп, милли киемнән чыгыш ясаучы чибәр җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗановага да 20 яшь тулган икән быел. Элек Сәйдә белән балалар телендә сөйләшсәк, бу юлы әңгәмәбез бөтенләй башка рухта узды.

– Сәйдә, сез дүрт ел Екатеринбург шәһәрендә яшәгәнсез. Татарстаннан читтә тору телгә йогынты ясадымы?

– Әтигә эш тәкъдим иткәч, Екатеринбург шәһәренә күченеп киттек. Анда беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәр укыдым. Рус мохитенә күчкәч башта кыен булды. Музыка мәктәбендәге укытучым рус иде, аның нәрсә сөйләгәнен аңламый идем. Әкренләп рус телен өйрәндем, ә татар телен оныта башладым. 2011 елда энем туды, ул да татар телен белсен, өйрәнсен дип әти безне Казанга кайтарды. Ә үзе бертуган абыем белән шунда калды. Хәзер инде барыбыз да бергә Казанда яшибез.

– Ике уку йортында белем аласың. Ничек өлгерәсең?

– КФУның көнчыгыш телләре факультетында һәм Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә икенче курста укыйм. Икесен дә параллель рәвештә алып барам. Университетта төрек, гарәп, инглиз телләрен өйрәнәм. Дәресләр вакыты туры килгәндә, аралаштырып йөрергә туры килә. Җиңел дип әйтмим, ләкин укырга кергәндә, бу авырлыкларны исәпкә алдым. Укытучылар ярдәм итә, хәлгә керә. Аңламаучы укытучылар бик сирәк...

– “Голос” проектыннан соң тормышың үзгәрдеме?

– Бәйгеләрдә 6 яшьтән катнашам. Беренче тапкыр “Йолдызлык” бәйгесендә 3нче дәрәҗә лауреат булдым. Шушы еллар дәверендә бик күп тәҗрибә тупланды. Ә “Голос. Дети” – ул шоу. Мин катнашкан бәйгеләрдән күпкә аерыла, шуңа ул зур җаваплылык сорый. Беренче көннәрдә мәктәптә дә, урамда да бөтен кеше фотога төшүемне, автограф бирүемне сорады. Башта бик авыр булды, барысына да игътибар кирәк иде. Шул ук вакытта каршы килеп тә булмый, чөнки “йолдыз” чире эләктергән диюләре бар. Ләкин, чынлыкта, бик арыган идем.

– Күптән түгел “Татар моңы” конкурсында да җиңү яуладың.

– “Халыкчан башкару” номинациясендә икенче урынга ия булдым. Профессиональ башкаручылар арасында икенче урын алу – минем өчен зур дәрәҗә. Остазым, мәрхүм Венера апа Гәрәева өйрәтеп калдырган “Бөдрә тал”, “Тау астында” җырларын башкардым. Мин аңа бик рәхмәтле. Беркая да ишетелмәгән халык җырларын өйрәтте. Хәзерге көндә остазым – Клара апа Хәйретдинова. Ул вокалга өйрәтә. Быел Уфада Мәҗит Гафури исемендәге халыкара бәйгесендә катнашып, Гран-при алдым. 

– Бәйгеләрдә катнашу процессы баланың психикасына начар тәэсир итә дип уйламыйсыңмы?

– Монда әти-әни белән укытучы зур роль уйный. Балага алдан ук: “Җиңмисең икән, зыян юк. Димәк, тагын барачакбыз”, – дияргә кирәк. Бәйгедә тагын катнашырга була. Бу – үсәргә, камилләшергә мөмкинлек дигән сүз. Балаларга бәйгеләрдә катнашырга, анда бәйрәмгә барган кебек күтәренке кәеф белән барырга киңәш итәм.

– Музыканың кайсы жанры күңелеңә якынрак?

– Барысын да яратам. Татар халык җырлары белән генә чикләнәсе килми. Джаз юнәлеше ошый. Узган ел Луиза Батыр-Болгариның “Кайтуыңны сагынырмын” җырын яздырдым. Композитор Искәндәр абый Мостафин белән бу җырга яңа аранжировка ясаттык, яңа сулыш бирдек. Клип та төшердек. Халыкка бик ошады. Концертларда хәзер күбрәк шуны сорыйлар. Луиза Батыр-Болгариның “Сөембикә моңы” әсәре дә гаҗәеп килеп чыкты. Аның клибын Луиза ханымның уллары төшерде. Соңгы вакытта композитор Радмир Шәйхетдинов белән эшлибез. Ул Мәскәүдә яши. Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыренә язылган җырыбыз чыкты. Без Сәйдәшев, Яхин язган көйдән аерылып торган бөтенләй башка, бүгенге көнгә аваздаш булган әсәр иҗат иттек. Кызык булса, минем ютуб каналдан карый аласыз. Гомумән, җырлар бик күп. Яздырып өлгер генә! Искәндәр абыйның көенә язылган “Яшерен сөю” җырына клип төшерергә планлаштырам. Быел җәй көне ике клип төшерергә исәп, Аллаһы боерса.

– Акча белән кем тәэмин итә? Иганәчеләрең бармы?

– Иганәчем дә, продюсерым да – әтием. Ул – эшмәкәр дә, бай да түгел. Лаеш районы Сокуры авылы мәктәбендә җәмгыять белеме, тарих, хезмәт фәннәрен укыта. Әгәр мине концертка яки банкетка чакырсалар, әтинең телефон номерын бирәм. Банкет дигәннән, мин хәләл мәҗлесләрдә, нигездә никахларда җырларга тырышам. Узган елның ноябрендә Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнаштым.

– Балачагыңда сине һәрвакыт әниең җитәкләп йөрде. Хәзер дә шулаймы? Һөнәре буенча кем ул?

– Кыз кешегә үзенә генә йөрү бик авыр. Бүген бер җырчы да үзе генә йөрми, һәркайсының ярдәмчесе бар. Әнием һөнәре буенча – акушер. Соңгы елларда ул гаиләдә хуҗабикә ролендә, өй һәм бала мәшәкатьләре белән яши. Ял көннәрендә әни белән еш кына манты, кыстыбый пешерәбез.

– Очрашып йөргән егетең бармы?

– Юк. Әмма танышырга теләүчеләр күп. Аларга “егетем бар”, яки “ике уку йортында укыйм, әлегә мөнәсәбәтләр теләмим” дим. Булачак ирем озын буйлы, иманлы, тәртипле, көчле, итәгатьле, җаваплы, намуслы, гадел булсын, әнисенә карата мөнәсәбәте яхшы булырга тиеш. Шундый булса, ул минем өчен идеаль ир булачак.

– Беренче мәхәббәтең ничә яшьтә булды?

– 16нчы татар-инглиз гимназиясендә 5нче сыйныфта укыганда, бер малай ошый иде. Ләкин аны мәхәббәт дип уйламыйм. 11 яшьтә ярату булмагандыр ул, тик истә калды...

– Нинди сыйфатларың үзеңә ошамый?

– Ялкаулык. Икенчедән, барысын да соңгы көнгә калдырам. Хәтта имтиханга да килеп терәлгәч әзерләнәм. Соңга калу гадәтем бар. Еш кына дәрескә ярты сәгатькә соңга калып барам.

– Нинди һөнәргә өйрәнәсең килә?

– Скрипкада уйнарга өйрәнер идем, ләкин мине фортепиано сыйныфына бирделәр. Тагын гитарада уйнарга өйрәнергә телим. Өйдә хәтта гитара да бар, вакыт кына җитми.

– Яраткан җырчың кем?

– Казах җырчысы Димаш Кудайбергенны яратам. Әтиемнән туган көнемә Димаш концертына билет бүләк итүен сорадым. Әти 10 мең сумга билет алып бирде. Ә беренче рәттәге урыннар 50 мең сум иде. Бу концерт “Татнефть Арена”да булды. Татар артистлары арасында мэтро җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Айдар Галимов, яшьләрдән Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллинны яратам. Зур сәхнәгә беренче адымнарымны 5 яшемдә Асылъяр концертында, аннары 6 яшемдә Гәбделфәт абый Сафин концертында ясадым. Алар белән гастрольләргә йөрдем.

– Сәйдә, озын чәчеңне ничек тәрбиялисең?

– Чәчемне 5 яшьтән бирле кистергәнем юк. Айга бер тапкыр очларын гына кистерәм. Җәй көне ешрак юам, ике көн саен юарга туры килә. Алай ныклап тәрбиялим дип әйтә алмыйм. Чәчемә туры килердәй шампунь таптым. Маскалар ясатмыйм, чөнки аларның күпчелеге – химия. Гомеремдә бер тапкыр чәч буядым һәм бик үкендем, зыянлы булды. Бүтән буярга теләмим.

– Нинди илләрдә булганың бар һәм кая барырга телисең?

– Төркия, Америка, Финляндия, Испания, Бельгиядә булдым. Мин анда концертта җырларга бардым. Париж белән Японияне күрәсем килә.
 

Язмага реакция белдерегез

37

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Алга табада ижат унышлары сина сенелем.яратып карыйм.узебез устердек дисэктэ була( сэхнэлэрдэ) эфэрин балакай.гел шулай кешелекле булып калсан иде.

    • аватар Без имени

      3

      0

      Сина бэхет телим балакаем,унышлар юллаш булсын хэркайда хэм хэрвакытта,бик монлы хэм матур итеп жырлыйсын.

      • аватар Без имени

        0

        1

        Очень милая, скромная, умная девушка!!!

        Мөһим

        loading