16+

Танылган татар блогеры балалар йортында чыгыш ясаган

Раил Арсланов, (Хижина Музыканта буларак та билгеле) балалар йортына барып, сабыйларны бәхетле иткән. Раил җырларыннан бер сәгатьлек концерт оештырган. Җырчының үзе белән хәбәргә чыктык.

Танылган татар блогеры балалар йортында чыгыш ясаган

Раил Арсланов, (Хижина Музыканта буларак та билгеле) балалар йортына барып, сабыйларны бәхетле иткән. Раил җырларыннан бер сәгатьлек концерт оештырган. Җырчының үзе белән хәбәргә чыктык.

- Эшмәкәр дустым Алмаз Зыятдинов Дербышкида урнашкан балалар йортына еш ярдәм итә. Мунчаны төзеп бирделәр, ремонт ясарга булыштылар. Минем концерт ясавым очраклы килеп чыкты. Дустым белән бергә төшкән видео астында балалар йортыннан Эльмир комментарий язып калдырган. Ул “Хижина музыканта” каналыннан видео-дәресләр карап гитарада уйнарга өйрәнгән икән. Эльмир минем белән очрашырга теләгән. Мин бу хыялны чынга ашырырга булдым. Рәхәтләнеп чыгыш ясадым. Җәлилдә мәктәптә укыган вакытта еш кына картлар йортында концертлар оештыра идек, шуңа күрә мондый чараларда мөмкинлегем булса, катнашырга тырышам. Концерттан соң, балалар килеп рәхмәт әйттеләр, бик тәрбияле сабыйлар, сокланып карадым. Күпләре иҗатым белән кызыксына икән, үземнең дә кәефләрем күтәрелеп китте. Ике егет белән хәтта җырларны да бергә башкардык. Иң авыр вакытларда кеше иҗатка тартыла. Балалар арасында да бик сәләтлеләре бар. Гомумән, тормышта барлык кешеләргә тигез карарга тырышам. Балалар йортында үткәргән концерттан күңелемә ләззәт алдым. Бәхетле булуның сере бик гади икән. Яхшылык эшләсәгез, һичшиксез, бәхетле  булачаксыз, - дип әйтте җырчы.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading