16+

«Татар радиосы» Кырымга китә

Бу көннәрдә «Татар радиосы»нда чемоданлы кәеф хөкем сөрә. Радионың баш мөхәррире Айваз Садыров һәм ди-джейлар Әбри Хәбриев, Ильяс Газизов, Булат Бәйрәмов Кырымга җыена. 23 август көнне алар машина белән биш көнлек сәяхәткә чыгып китәчәкләр.

«Татар радиосы» Кырымга китә

Бу көннәрдә «Татар радиосы»нда чемоданлы кәеф хөкем сөрә. Радионың баш мөхәррире Айваз Садыров һәм ди-джейлар Әбри Хәбриев, Ильяс Газизов, Булат Бәйрәмов Кырымга җыена. 23 август көнне алар машина белән биш көнлек сәяхәткә чыгып китәчәкләр.

- Айваз, ерак сәфәргә җыенасыз икән. Сәяхәтегезнең төп максаты нидә?
- Бу безнең «Татар радиосы» программалар продюсеры Алмаз Гыйльметдинов, «Барс-Медиа» реклама агентлыгының элеккеге директоры мәрхүм Фәнил Сафиуллин белән сөйләшеп утырганда кинәт кенә туган идея. Безнең «Татар радиосы» зур челтәр бит ул. Күпләп татарлар яшәгән төбәкләрдә сөйлибез. Ульян, Төмән, Пермь, Түбән Новгород өлкәләрендә без бар. Һәм әле күпмесендә булырга планлаштырабыз. Чикләрне якынайта, берләштерә торган проект ясыйсы килде. Шуңа да автопробег оештырырга булдык. Пробегның девизы да «Чиксез проект». Аның берничә максаты бар. Беренчедән, 24 августта радионың туган көне. Кызганыч, бу идеянең бер авторы Фәнил Сафиуллин якты дөньядан вакытсыз китеп барды. Автопробегны аның якты истәлегенә дә багышлыйсыбыз килә.
 
- Маршрут буларак Кырымны сайлау сәясәт белән бәйле түгелме?
- Без бит сәяси радио түгел, аңа халык кызыксынулары белән генә бәйле. Кырым, гомумән, бүген бик актуаль тема. Россия составына кушылгач, аны курорт зонасы буларак та пропагандалау көчле. Шуңа да Кырым белән бәйле бу проектны халыкка җиткерү дә җиңелрәк булачак дип уйладык. Үзебезнен дэ кызыксыну зур - Кырым ничек яшәп ята икән?
 
- Ни өчен туган көнне нәкъ менә автопробег форматында билгеләп узарга булдыгыз?
- Соңгы вакытта автопробег популяр ысулларның берсенә әйләнде. Концерт - бер көнлек чара, ә монда без биш көн дәвамында тыңлаучылар белән бергәләп сәяхәт итә алачакбыз. Бу бит машинага утырып чыгып киттең генә дигән сүз түгел, аңа әзерләнү өчен зур тырышлык кирәк. Күбесе безнең биш көн эчендә Кырымга барып кайта алуыбызга ышанмый, ә бу вакытында кайтып җитү өчен үзенә күрә бер стимул.
 
- Юлда тукталышлар булачакмы? Гомумән, маршрут ничек төзелгән?
- Без «УАЗ-Патриот» машинасын чиратлашып йөртәчәкбез. Игътибар итегез: машина маркасы да очраклы гына сайланмады. Бары төп шәһәрләрдә генә туктап алачакбыз: Ульянда «Татар радиосы» студиясендә эфирга чыгу өчен, Волгоградта Мамаев Курган монументына чәчәкләр кую өчен туктаячакбыз. Кырымның да Феодосия, Симферополь, Бахчасарай, Ялта кебек шәһәрләрендә тукталыш булачак. Шунда ук яңа республикада туристлар өчен шартлар белән дә танышачакбыз.
 
- Тыңлаучы белән сәяхәт итәчәкбез дидегез, бу алар белән элемтәдә торачакбыз дип әйтүегез булгандыр инде?
- Сәяхәтебезнең һәр яңалыгы онлайн режимда радиода чыгарылып торачак. Безнең күргәннәр хәбәрләрдә дә яктыртыла, радиода махсус рубрикалар, тамашачы белән аралашыр өчен «радиокүпер»ләр дә оештырачакбыз.
 
Сәяхәтебез белән бәйле төрле уеннар да үткәрелә. Мәсәлән, тыңлаучы безгә Кырымга кадәр ничә чакрым калганын ачыкларга тиеш булачак. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр өләшәбез. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә безнең маҗараларны күзәтеп булачак.
 
- Якын арада тагын нинди зур проектларга алынырга уйлыйсыз?
- Хәзер яңа сезонга әзерлек эшләре бара. Яңа программалар өстендә эшлибез. Гомумән, бу вазифага алынгач, мин радио эшчәнлеген анализладым, идеялар һәрвакыттагыча күп, хәзер аларны тормышка ашыру өстендә ныклап эшлим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading