16+

«Татар җыры – 2016»: 12 миллионлык бюджет, 400 меңлек күлмәк, чишенү, нумерология һәм бәхет турында

17 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә "Пирамида" концертлар залында татар эстрадасы дөньясында көтеп алынган, зур шау-шу тудырган "Татар җыры" фестивале узачак. Быел 26 җырчы бриллиант күзле 17 номинациядә "Алтын барс" сынына ия булачак.

«Татар җыры – 2016»: 12 миллионлык бюджет, 400 меңлек күлмәк, чишенү, нумерология һәм бәхет турында

17 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә "Пирамида" концертлар залында татар эстрадасы дөньясында көтеп алынган, зур шау-шу тудырган "Татар җыры" фестивале узачак. Быел 26 җырчы бриллиант күзле 17 номинациядә "Алтын барс" сынына ия булачак.

Сизгәнсездер инде, быелгы премиядә 17 саны шактый еш кабатлана. Бу исә оештыручыларның нумерология белән мавыгып китүләренә бәйле. 17 санының үз хикмәте бар ди, "Татар җыры" фестиваленең режиссеры Ирина Алешина.
- 7 - бәхет саны, 1 исә аның тәэсирен тагын да арттыра. Әлеге премия катнашучыларга һичшиксез бәхет китерәчәк. Тамашачылар быел "көзге артында" кунакта булачак, космик киңлекләрдә очачак... гомумән, фестиваль могҗизаларга бай булачак, - диде Ирина Алешина.

Инде берничә ел рәттән фестивальнең бюджеты 12 миллион сумга җитә. Затлы тамашага билетлар да очсыз түгел: 4 меңнән 8900 сумга кадәр. Хәер, билетлар да кассада озак ятмый, "ә" дигәнче алып бетерәләр икән үзләрен. Билетларның гади тамашачы өчен кыйммәт булуын фестивальгә нигез салучы "Барс-медиа" ширкәтенең идарә рәисе Камил Гәрәев Казанда тиешле күләмдә тамашачы сыйдыра алган концерт залы булмавы белән бәйли. Белүегезчә, Казандагы сынавыннан соң "Татар җыры" Мәскәүгә гастрольләргә китә. Биредә исә билет бәяләре бер меңнән биш меңгә кадәр. Чөнки башкаладагы концерт заллары 8 меңгә кадәр тамашачы сыйдырырга сәләтле.

- Соңгы елларда билет бәяләре үзгәрешсез кала. Гәрчә өч ел эчендә инфляция аркасында барлык әйберләргә бәяләр күтәрелсә дә. Моннан тыш безнең оешма ел әйләнәсендә 150гә якын концерт куя. Хәйрия кысаларында да, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә дә бушлай урыннар тәкъдим итәбез. "Татар җыры"на да алдан шалтыратып бушлай килеп була, - диде "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева.

Һәр "Татар җыры"ннан соң иң күп сөйләнгән, иң күп "чәйнәлгән" тема - артистларның тышкы кыяфәте. Фестивальнең дизайнеры Алинә Бәдретдинова да журналистларга сер итеп кенә иң кыйммәтле күлмәк 400 мең сум торганын әйтте. Ә менә бу киемне кем киячәге әлегә сер булып кала. Исегезгә төшерәбез, узган ел Азалия Зиннәт сәхнәгә 300 мең сумлык күлмәк белән чыккан иде.
"Татар моңы" фестиваленә багышланган пресс-конференциядә Салават Фәтхетдинов бертуган Гәрәевларны артистларны чишендерүдә гаепләгән иде.

- Җырчының үз теләге булмаса, мин беркемне дә чишендерә алмыйм, - дип җавап бирде моңа каршы Камил Гәрәев. - Гомумән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәнкыйтеннән соң татар эстрадасына игътибар артты. Бу бик әйбәт күренеш. Эшләгән эшеңә тәнкыйть тә, мактау да булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрне татарлар турында уйлап әйтте. Татар җырын башка милләт вәкилләре дә тыңлый алырлык итеп үстерәсе килә аның. Ә безнең 1999 елдан алган кыйблабыз башка - без татар халкы өчен эшлибез. Максатыбыз - татар телен, милләтен, мәдәниятен саклап калу иде.



Камил Гәрәевның бу сүзләрен Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи дә хуплады.
- Беркемне дә чишенеп чык әле дип сәхнәгә этеп чыгармыйлар. Җырчының үз зәвыгы һәм тамашачыларга игътибары булырга тиеш. 90нчы еллардагы иң авыр чорда да мин, "әнә, Хәния ничек киенә" дип әйтерлек итеп сәхнәгә чыга идем. Җырчы тамашачыдан бер алдым алда, ул аңа үрнәк булырга тиеш, - диде Хәния ханым.

Фестивальгә кадәр әле бер атнадан артык вакыт булуга карамастан, "Татар җыры"ның алыштыргысыз алып баручылары Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәрова инде репетиция ясый башлаганнар. Айваз сүзләренчә, алар ел саен бер-берсенә ияләнү өчен фестиваль алдыннан уртак гастрольләргә чыгып китәләр. Менә бүген дә әле яңа гына Чаллы каласында концерт куеп кайтканнар.

Гөлназ Сәфәрова быел фестивальне яңа статуста, Татарстанның атказанган артисты буларак алып барачак. Әлеге уңышында Гөлназ "Барс медиа" оешмасының өлеше зур, ди.
- "Татар җыры"н мин 19 яшемдә алып бара башладым. Бу оешма алдында, тамашачы, республика каршында зур җаваплылык иде. Ләкин мин артык дулкынланмадым. Чөнки фестивальне алып бару теләге зуррак иде. Бер оешма да 19 яшьлек бала өчен мондый мөмкинлек бирми, - диде Гөлназ Сәфәрова.

"Татар җыры"ын җырчыларны күккә чөеп, ә сүзләре һәм көен иҗат иткән кешеләрне читтә калдыра дип тә еш тәнкыйтьлиләр. Оештыручылар быел авторларга игътибар булачак дип сүз бирде.

- Безне ел саен авторларны әйтмисез дип тәнкыйтьләүләрен аңламыйм мин. "Татар радиосы"нда унышар тапкыр җырның авторы исеме яңгырый. Фестиваль сценариясендә дә аларның исемнәре бар. Кайбер композиторлар үзләре сәхнәгә чыгып җырчыларга "Алтын Барс" бирә. Минемчә, иң беренче рәхмәт сүзләре җырны башкаручыга булырга тиеш. Чөнки нәкъ менә башкаручы халыкка җырны җиткерә, аны популяр ясый. Без "Россия авторлар берлеге" белән эшлибез. Авторларны беркайчан оныткан юк, тиешле гонорар түлибез, - диде Динә Гәрәева.

Җырчылар ел саен алган дистәләгән "Алтын барс"ларын кайда саклый соң? Татар эстрадасының примадоннасы булып саналган Хәния Фәрхинең барлык диплом-грамоталарын үз өендәге махсус музейда тота икән.

- Гәбделхәй сыннар өчен бер киштә әзерләп куйды. Ә иң беренче "Алтын Барс"ымны мин күкрәгемдә брошка сыман тагын йөри идем. Районнарда булган бер концертымда аны урладылар. «Алмаз-холдинг" ширкәтеннән югалган "барс"ым урынына тагын берне ясатуны сорыйсым бар әле. "Алтын барс" минем өчен бик мөһим: ул минем балаларыма, оныкларыма калачак истәлегем. Ел саен "быел да чакырырлар микән" дип дулкынланып көтеп торам. Быелгы башкарачак җырым әтием рухына багышланган булачак, - диде 16 тапкыр рәттән "Татар җыры" бәйгесендә җиңү яулаган Хәния ханым. Сүз уңаеннан, ул хатын-кыз җырчылар арасында мондый уңышка ирешкән бердәнбер җырчы.

Артур-Марат дуэты сәхнәдә инде күптәннән булуларына карамастан, икесенә бергә алган "Алтын Барс"лары берәү генә әле. Быел iTunes һәм Google play кушымталары аша иң күп сатылган җыр булып та Артур белән Маратның җыры танылган.

- Бу хәбәр безне шаккаттырды, акчаларын җәлләмгәнгә тамашачыларга зур рәхмәт. Ә "Алтын барс"ка килгәндә, без аны икегә бүлдек. Быелгысын да икегә бүләчәкбез һәм үзебезгә уникаль сын ясаячакбыз, - дип шаяртты егетләр.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларның да барслары шактый җыелган. Аларның бер өлеше кунакларга күрсәтү өчен киштәдә торса, калганнарын сейфта саклый гаилә дуэты.
- Беренче "барс"ымны 2002 елда алган идем. Әле дә хәтердә - ул минем туган көнемә туры килде. Инде 14 "Алтын барс"ым бар, быелгысы "юбилей" саны булачак. Щлеге сын минем өчен халык мәхәббәте билгесе. Быел "Ромашкалар" җыры белән сәхнәгә чыгачакмын, - диде Гүзәл Уразова.

Журналистларның фонограммага җырлаячаксызмы, әллә инде тере тавыш өстенлек итәчәкме дигән соравы артистларның кәефен кырды. Бигрәк тә Фирдүс Тямаев "кызды". Җитәкчеләрнең татар җырына үзгәрергә кирәк дигән киңәше дә ошамады аңа.

- Җитәкчеләрнең иҗатка нинди катышы бар? Иҗатка халык кына бәя бирә ала. Түрәләр әнә авыл мәдәният йортларына ярдәм итсен! Авылларда клуб юк. Бер үк кеше идән дә юа, концертын да куя, - дип көрсенде ул.
Шулай да, Камил Гәрәев сүзләренчә, быелгы фестивальдә фонограмма булмаячак.

- "Татар җыры"нда фонограмма булмый, һәр кеше үз тавышы белән җырларга тиеш. Шуның өчен дә ул фестиваль бит. Үзен-үзе хөрмәт итә торган артист фонограммага җырламый, - диде ул.

Аның сүзләренә Хәния Фәрхи дә кушылды:
- Кайвакыт гастрольләрдә ут та, аппаратура да булмаган вакытлар була. Сәхнә - һәрвакыт экстрим. Баянга гына җырлаган чаклар да күп. Тавыш бар икән, җырларга кирәк. Ләкин гел тере тавышка җырлыйбыз дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, телевидение өчен фонограммага җырларга кирәк дигән шартлар бар. Кирәк икән фонограммага да, кирәк икән болай да җырлыйбыз. Бездә барысы да бар! Әлхәмдулиллаһи шөкер! - диде

"Татар җыры" тамашасын ТМТВ каналыннан туры эфирда һәм tmtv-online.ru сайтында онлайн-трансляция форматында да карап булачак. Фестивальне интернет аша Мәскәү, Сан-Франциско шәһәрләрендә, Башкортстан Республикасында, Финляндиядә дә карыйлар икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading