Шәһри Казан

«Татар Җыры»н оештыручылар сер саклый беләме?

21 декабрьда “Пирамида” концертлар залында 20 еллык юбилеен билгеләп узачак “Татар Җыры” фестиваленә билетлар инде сатыла да башлады!

Республика тормышының дәрәҗәле вакыйгасына әверелгән музыкаль чарага быел кызыксыну тагы да артты. Әмма оештыручалар булачак шоуның бөтен нечкәлекләрен әлегә сер итеп тота.

Шулай да кайбер детальләр инде мәгълүм. Әйтик, масштаблы шоуның режиссеры кем булачагы ачыкланды. Әлеге вазыйфаны бу юлы Рәсәйнең танылган режиссеры һәм продюсеры Лина Арифуллина башкарачак. Күпләр аны 2000 еллар башында гөрләп узган “Фабрика звезд” телевизион тапшыруы аша белә. Бүген дә Лина Арифуллина илебезнең иң популяр йолдызлары белән хезмәттәшлек итә. Үз командаңа шундый профессионалны чакыру алу – зур бәхет!

Фестивальне куюда аның яңа карашы, әлбәттә, үз нәтиҗәсен бирми калмас.
Тагын бер яңалык! “Татар Җыры” сәхнәсендә моңа кадәр елның иң популяр җырлары яңгыраган булса, юбилей концертында 20 елның иң шәп хитлары бүләкләнәчәк. Нинди җырлар турында сүз барганлыгы бәйрәм кичендә генә билгеле булачак. Шунысы тәгаен ачык: бу - тамашачы яхшы белгән һәм халык тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар!

Реклама


Грандиоз тамашага әзерлек инде күптән башланган. “Без тугры тамашачыларыбызны чын-чынлап шаккаттырырга телибез! Шуңа да сюрпризлар керешли үк башланачак!” дип вәгъдә итә оештыручылар.

 


“Татар җыры” туган көне – беренче чиратта татар җырларына мөкиббән киткән тамашачы бәйрәме. Тантананың төп герое да – татар җырын яратучылар!

"Татар Җыры"на - 20!
20 ел бергә!
21 декабрь "Пирамида" концертлар залында бары тик СЕЗ һәм бары сез ЯРАТКАН ҖЫРЛАР!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: