16+

"Татарча диктант"ны татар эстрадасы йолдызлары да язды (+фотолар)

Бүген эстраданың "Кызлар Пати" төркеме Халыклар дуслыгы йортында узган "Татарча диктант" акциясендә катнашты.

"Татарча диктант"ны татар эстрадасы йолдызлары да язды (+фотолар)

Бүген эстраданың "Кызлар Пати" төркеме Халыклар дуслыгы йортында узган "Татарча диктант" акциясендә катнашты.

Алар белән журналистыбыз Эльвира Шакирова да диктант язып кайтты. 

"Бу акциядә беренче тапкыр катнаштым. Әмма моннан өч ел элек диктантны үзем укыган идем. Фоат абыйның укуы бик ошады, ләкин тиз укыды дип уйлыйм. Өйдә онлайн язуга караганда, менә болай җыелышып килеп, диктант язу күпкә кызыграк", - диде Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева.

Моннан тыш, чит ил кунаклары да әлеге чарада актив катнашты. шуларның берсе Куба кызы. 

- Мин Эльмира - София Перес - Хөсәинова,  тумышым белән Кубадан. 1994 елда бирегә яшәргә күченеп кайттым. Минем әнием татар, татар телен яхшы аңлыйм. Диктант язу авыр бирелде, тиз укыдылар, өчле алырмын дип уйлыйм. Казанда әнием, кызым белән яшим. Испанча җырлыйм, испан - рус телләре тәрҗемәчесе булып эшлим. Әтием Кубада яши, анда кунакка барып йөрибез, - дип таныштырды үзе белән Куба кызы. Эльвира Шакирова тексты һәм фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading