16+

ТМТV премияләре тапшыру тантанасы нинди сюрприз әзерләгән? (5 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ)

Кызыл келәм, "йолдыз"лар белән селфи, грандиоз декорацияләр, кабатланмас махсус эффектлар, көтелмәгән дуэтлар, алма бакчалары, мотоцикллар, кәләшләр парады һәм башка бик күп сюрпризлар - болар барысы да Татар музыкаль телевизион премияләр тапшыру тантанасында булачак.

ТМТV премияләре тапшыру тантанасы нинди сюрприз әзерләгән? (5 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ)

Кызыл келәм, "йолдыз"лар белән селфи, грандиоз декорацияләр, кабатланмас махсус эффектлар, көтелмәгән дуэтлар, алма бакчалары, мотоцикллар, кәләшләр парады һәм башка бик күп сюрпризлар - болар барысы да Татар музыкаль телевизион премияләр тапшыру тантанасында булачак.

Икенче тапкыр уздырылачак тантана быел 15 апрельгә планлаштырылган. Биш сәгатьлек тамашада кунакларны тагын ниләр белән шаккаттырмакчы булалар? ТМТV премияләрен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә журналистларга пәрдә артында калган кайбер серләр чишелде.



- Быел да ТМТV премияләрен тапшыру тантанасы 15.00 сәгатьтә артистларның кызыл келәмнән узуы белән башланып китәчәк. Сәгать кичке биштә исә "Пирамида"да тамаша үзе башланачак. Биш ел дәвамында ТМТV телеканалы татар эстрадасының сыйфатлы клипларын трансляцияләүче, тамашачыларын яңадан-яңа җырлар, сыйфатлы тапшырулар белән сөендерүче телеканал. ТМТV эфирга чыккан көннән алып моңлы җырларны, татар эстрадасының тарихын саклап килә, моңа өстәп яңа экспериментлардан курыкмыйча, алга бара. Шуңа күрә быелгы Премия «TMTV - 5 ел иң яхшысын саклап» шигаре астында үтәчәк, - дип белдерде Барс-медиа Татар медиа-группа вәкиле, "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева.



ТМТV каналының баш мөхәррире Лилия Кадыйрова әйтүенчә, быел йөздән артык җырчы 40 номинациядә көч сынашачак. "Ел артисты", "Иң яхшы җыр", "Иң яхшы клип" кебек классик номинацияләр белән беррәттән "Эпотаж җырчы", "Яхшы блоггер", "Иң яхшы рингтон", "Itunes һәм Google Play платформаларында сатылучы җыр" кебек заманча номинацияләр дә булачак. Моннан тыш оештыручылар "Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен" эстраданың олпат җырчысы Флүрә Сөләйманованы да бүләкләргә тели. Шулай ук бу көнне ТМТV телеканалының гимны һәм клибы тәкъдим ителәчәк.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров әлеге тантанада үзен жанрлар төрлелеге аеруча да сөендерүен билгеләп үтте.

Карагыз әле, без шулкадәр төрле. Ләкин ТМТV телеканалы һәм премиясе безне берләштереп тора. Әлеге премия бүгенге көндә татар эстрада сәнгате нинди булуын бик яхшы күрсәтә, ТМТV премияләрен тапшыру тантанасында һәркем күңеле теләгән җырны ишетә алачак", - дип белдерде ул.

Җырчы Элвин Грей да җырлары аша татар һәм башкорт телләрен популярлаштырырга теләвен әйтте.
- Кызганычка, миңа күп тапкырлар яшьләрнең ана телләрендә аралашырга кыенсынуларын күрергә туры килә. Машинада туган телендә кычкыртып җыр яңгыраткан яшьләр сирәк очрый. Ә менә чит ил музыкасын алар тыңларга оялмый. Шуңа күрә мин яшьләрнең яхшы, сыйфатлы аранжировкалы җырларның күбрәк тыңлауларын телим. ТМТV телеканалы миңа үзенең үсешкә омтылуы белән ошый. Алар бер урында гына тормый, алга баралар. Ә мин һәрчак "движуха" ягында!" - ди яшьләрнең кумиры Элвин Грей.


Татар музыкаль телевизион премияләр тапшыру тантанасына кагылышлы 5 кызыклы факт:

1. Тамашаның билет бәясе - 1000-5000 сум.

2. ТМТВ телеканалына биш ел тулганлыктан, быел тамаша да биш сәгать дәвам итәчәк.

3. Тамашачылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов һәм Флүрә Сөләйманова башкаруында ретро җырлар ишетәчәк.

4. Җырчыларның күбесен танылган дизайнер Рөстәм Исхаков киендерә. Ә менә Элвин Грейның образын үз командасы тудырачак: "Мин үземнең оброзга читләрне якын китермим", - ди ул.

5. Тамашада алты алып баручы була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading