16+

“TMTV” премиясе: Филүскә ни өчен премия юк, Элвин Грей Сәфәровага нәрсә күрсәтә, татарча “ВИА Гра” нинди?

“ТМTV” премиясенең максаты – яшь, талантлы җырчыларны халыкка чыгару. Биредә сез һәм мин белмәгән яшьләр дә бар иде. Дөресен генә әйткәндә, кайберләренең талантлы булуы шикләндерде. Ә бит җиңүчеләрне тамашачы тавыш биреп үзе сайлаган, жюри да бәяләгән.

“TMTV” премиясе: Филүскә ни өчен премия юк, Элвин Грей Сәфәровага нәрсә күрсәтә, татарча “ВИА Гра” нинди?

“ТМTV” премиясенең максаты – яшь, талантлы җырчыларны халыкка чыгару. Биредә сез һәм мин белмәгән яшьләр дә бар иде. Дөресен генә әйткәндә, кайберләренең талантлы булуы шикләндерде. Ә бит җиңүчеләрне тамашачы тавыш биреп үзе сайлаган, жюри да бәяләгән.

Быелгы “ТМTV” премияләрен тапшыру тантанасы беренче тапкыр “Казан Экспо” күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узды. Илдә игълан ителгән пандемия белән бәйле рәвештә, артистлар 3 мең кеше сыйдырышлы буш залга җырлады. 

Бишенче тапкыр үткәрелүче тантананы хәтта журналистлар да карый алмады. Шулай да безгә кызыл келәмнән узган артистларны күрергә насыйп булды. 

Гадәттәгечә, җырчыларны кызыл келәмгә чит ил машинасында китерделәр. Биредә аларны “Татар радиосы” алып баручысы Байбулат каршы алды. Бүләкләү өлеше дә шунда ук үтте. Башка еллардан аермалы буларак, артистларга “Музыкаль биеклек” сыны сәхнәдә түгел, ә кызыл келәмдә бирелде. Җырчының кайсы номинациядә җиңүен игълан иткәннән соң тапшырылды ул.  

Җырчылар 35 номинациядә бүләкләнде.

Кызыл келәмдә бер нәрсәгә игътибар иттем. Бирегә җырчылар парлашып килде. Әйтик, Филүс Каһиров белән Әнвәр Нургалиев бергә иде. Байбулат егетләргә бер-берсенең җырларын җырларга тәкъдим иткәч, Филүс шундук “Кочаклама яратмыйча”ны сузды. Әнвәр исә, “мин Филүс кебек җырлый алмыйм, аның барлык җырларын да яратам, “Кайда син?” җыры аеруча күңелгә якын”, диде. Әнвәр ир-ат җырчылар арасында “Ел җырчысы” исеменә лаек булды, ә Филүскә сын тәтемәде! Соңыннан Гөлназ Сәфәрова моңа ачыклык кертте. Баксаң, Филүс - премиянең жюри әгъзасы икән. Татар халкының аһәңле тавышлы җырчысына да сын тапшырырга кирәк иде дип уйлыйм. Лаек бит. Шулай да Филүс Каһиров махсус кунак буларак тамашачыларга бер җырын бүләк итте.

Бер җыр дигәннән, башка артистлар бер генә җыр башкарса, ерак араларны якын итеп Башкортстаннан килгән кунаклар – Әнвәр Нургалиев белән Айдар Галимов икешәр җыр җырлады. Хәер, аларга күпме җырласа да артык түгел. Икесе дә үзенә тартып тора торган артистлар.

Концертны Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып барды. Тамаша Зәйнәб Фәрхетдинованың чыгышы белән башланды. Монысы да яңалык, чөнки моңа кадәр Зәйнәб ханым концерт ахырында гына җырлый иде. Ул “ТАССРның 100 еллыгына багышланган махсус бүләк”кә ия булды. 

“ТМTV” премиясенең максаты – яшь, талантлы җырчыларны халыкка чыгару. Биредә сез һәм мин белмәгән яшьләр дә бар иде. Дөресен генә әйткәндә, кайберләренең талантлы булуы шикләндерде. Ә бит җиңүчеләрне тамашачы тавыш биреп үзе сайлаган, жюри да бәяләгән. Жюри составында Зөлфәт Хәким, Аида Гарифуллина, Лина Арифулина кебек шәхесләр булган. "Яңа исем" номинациясендә Зәринә Асылкаева җиңде, "Ел ачышы" - Фәнил Галиуллин, "Ел ташкыны" - Рафис Кәлимуллин, “Иң яхшы җыр" - Айдар Ракиповның "Бәхетемне килә табасым" җыры, “Яңа проект" - Илнат Фәрхуллин, "Хатын-кыз автор башкаручы" – Фирүзә, "Ир-ат автор башкаручы" - Арсен Камакаев, "Иң яхшы лирик җыр" - Ябай Малай, "Иң яхшы танцеваль проект" - Динара Ряхимова, "Егетләр мәхәббәте"нә Анастасия Макарова ия булды. Анастасияне Гөлназ Сәфәрова “рус кызы булуына карамастан, татар телендә җырлый” дип мактады.

Иманым камил, әгәр концерт онлайн форматта узмаган һәм тамашачылар концерт карарга килгән булса, барысы да җырчыларның өс-киемен “чәйнәр” иде. Кеше тикшерергә яраталар бит бездә. Әнә “Иң яхшы альбом” номинациясендә җиңгән Айлин социаль челтәрдә тәнкыйть утына эләкте. Тантанада иң сексуаль образ аңда иде. Үтә күренмәле челтәрле итәк астындагы аяклар теләсә кайсы ир-атны хуштан яздырырлык булгандыр.

Пандемия дипме, быел артистлар образ уйлап, әллә ни баш ватып азапланмаган. Кайберләре сәхнәгә кызыл келәмгә кигән киемнән генә чыкты. Кәчтүм-чалбар кигән хатын-кыз җырчыларны күреп, хәтта минем дә кәеф кырылды. Зәвыклы күлмәк кисәләр, яхшырак булыр иде. Әйтик, “Кабатланмас образ” иясе Алсу Әбелханова, “Иң яхшы видеоклип” номинациясе җиңүчесе Гөлназ Асаева чалбардан чыкты. Югыйсә Гөлназның кызыл келәмдәге кызыл күлмәге күпкә отышлырак иде. "Иҗади тандем" кызлары Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева, Анна Попова да ап-ак кәчтүм-чалбардан чыкты. Кызлар үзләрен “ВИА Гра” кызлары белән чагыштыра. Әйе, башкару алымнарында охшашлык бар шул. Ләкин шомартасы яклар бар әле.

Татар эстрадасы дуэтларга бик бай. Алып баручы парларның берсе гаиләле дуэт иде. Ни сәбәпледер алар үзләре сын алмады. Гөлназ Шәрипҗанова ире Илсурдан “ни өчен гаиләле дуэтлар күп, яңа “мода”мы әллә бу?” дип сорады. Илсур “хатын-кыз ирен үзен генә гастрольгә җибәрергә курыкканга ул” дип җавап кайтарды. "Яңа дуэт" номинациясендә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар җиңде, "Җырлы гаилә" исеменә Ләйсән Гимаева һәм Булат Бәйрәмов, "Иң стильле дуэт" исеменә Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем ия булды. "Ел дуэты" итеп Зинира һәм Ризат Рамазановлар танылды. Дуэтлар мәсьәләсендә килешәм, гадел җиңүләр. Ләкин бездә лаеклы булырдай дуэтлар әле тагын бар иде. Әйтик, “Иң моңлы дуэт”, “Иң тынгысыз дуэт” һәм башкалар.

Чыгышларның куелышына аерым тукталасы килә. Биюләр Мәскәү дәрәҗәсендә иде. Аеруча Рүзилә Хәертдинова чыгышы истә калды. Җырның бер өлеше башка урында, икенче өлеше сәхнәдә башкарылды. Клип кебек чыккан ул. Рүзилә үзе дә биючеләр белән бер темпта иде. Быел “TMTV” премиясе белән “Тодес” шоу-балет төркеме эшләгән. Дөрес санаган булсам, алар биш җырчының чыгышын бизәде. Гомумән, сәхнә бизәлеше шәп иде. Бу өлкәдә “Барс”лар булдыра!

"Лирик җырчы" номинациясендә хатын-кызлар арасында Чәчкә, ир-атлар арасында Илназ Сафиуллин лаек булды. "Романтик җырчы" номинациясендә ир-атлар арасында ИлГәрәй, хатын-кызлар арасында Сөмбел Билалова җиңде. Раяз Фасыйхов “Кабатланмас образ” итеп танылды. “Мин бу көнне биш ел көттем!” - диде беренче тапкыр “Музыкаль биеклек” сынын алган җырчы. Аптырап куйдым, ни өчен ничә ел сәхнәдә иҗат итүче кабатланмас тавышлы Раязга моңа кадәр премия бирелмәде икән?.. 

Фәнил Вакказов өчен махсус “Спорт сөючән артист” дигән номинация булдырганнар. Моңа дәгъва кылучылар күп түгел. Шулай да Ришат Төхвәтуллин җиңә алыр иде, чөнки ул спортны, спорт аны ярата. Ә Ришат “Тамашачы мәхәббәте”нә ия булды. Хатын-кызлар арасында “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә Иркә җиңде. Якты йолдызыбыз Хәния Фәрхи арабыздан киткәннән соң, аның “Бәйрәм” ансамбле ятим калды. Ә Иркә егетләрне үк канаты астына алып, ансамбльгә яңа сулыш өрде. Шөкер, дус-тату булып уңышлы гына эшләп киләләр. 

Иркә Элвин Грей белән “Иркәләмә” җырын да башкарды. Элвин Грей “Гастрольләр рекордсмены" номинациясендә җиңде. Монысы узган сезон нәтиҗәләре буенча чыгарылган нәтиҗәдер, чөнки быел артистларның гастрольләре өзелде. “Пандемия миңа менә дигән ял бүләк итте, яңа җырлар яздырырга вакыт юк иде. Җырлар язылды, яңа альбом өстендә эшләдем”, - ди ул. Җырчы Гөлназ Сәфәровага кулына ясаткан яңа татуировкасын күрсәтте. “Анда минем иң яраткан сүзләремнең берсе - “тормыш” сүзе язылган”, - диде җырчы.

52 ел сәхнәдә җырлаучы Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, киресенчә, пандемиядән зарланды. “Бу хәлне бик авыр кичердем. Буш залга җырлау – артист өчен бик катлаулы. Тамашачысыз җырлау “генерал без армии” кебек. “Барс Медиа” без – артистларны халыктан аермас өчен бик зур эш башкара”, - диде “Җырчы – легенда” номинациясе җиңүчесе Хәмдүнә Тимергалиева.

Нәфкать Нигъмәтуллин "ТМTV" каналының махсус бүләге: Татар сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен" бүләкләнде. ИлСаф "Халыкчан җырчы" исемен алды. ИлСафка пандемия уңай тәэсир итте, ниһаять, яңа җырлар яздыра башлады. Бик көткән идек. "Ел җырчысы" исеме Гүзәл Уразовага тапшырылды. "Иң яхшы җыр театры" номинациясендә Айдар Галимов җиңү яулады. Концерт аның чыгышы белән тәмамланды.

“TMTV” премиясен тапшыру тантанасы тәмам. Быел ул үзенчәлекле булды. Оештыручылар сүзләренчә, тантана онлайн форматта узса да, башка елларга караганда күпкә чыгымлырак булган. Моны тамашаның югары дәрәҗәдә узуы ассызыклый. “Барс”ларга уңышлар теләп, киләсе премия тантанасын көтеп калабыз. Анысын залдан карарга насыйп булсын иде. 

Эльвира ШАКИРОВА    

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading