16+

ТМТVның яңа проектында Илсөя Бәдретдинова дүрт номинациядә җиңүгә дәгъва кыла

"Татар җыры" фестивален оештыручы "Барс-Медиа" ширкәте тагын бер зур чара - TMTV телеканалының ("барс"ларның үз каналы) "Биеклек" премиясен тәкъдим итә. Ике җырлы-моңлы тамаша арасында аерма шактый: TMTV премиясе - иреклерәк чара, сәхнәдә хәтта савыт-сава ватачаклар.

ТМТVның яңа проектында Илсөя Бәдретдинова дүрт номинациядә җиңүгә дәгъва кыла

"Татар җыры" фестивален оештыручы "Барс-Медиа" ширкәте тагын бер зур чара - TMTV телеканалының ("барс"ларның үз каналы) "Биеклек" премиясен тәкъдим итә. Ике җырлы-моңлы тамаша арасында аерма шактый: TMTV премиясе - иреклерәк чара, сәхнәдә хәтта савыт-сава ватачаклар.

"Татар җыры"нда җырчылар алдан билгеле булса, телеканал премиясендә бу сәхнәдә генә хәл ителә. Җиңүчеләр 45 номинациядә ачыклана. Шуңа күрә бәйрәмгә барлык номинацияләрдә катнашучы 150ләп җырчы чакырулы. Тамаша, ким дигәндә, дүрт сәгатькә сузылачак.

Илсөя Бәдретдинова дүрт номинациядә җиңүгә дәгъва кыла, журналистларга ул өчесен ("Иң яхшы җырчы", "Иң яхшы җыр", "Иң оригиналь тема") атый алды, ә дүртенчесе исенә төшмәде.

- "Иң яхшы җыр", "Иң яхшы җырчы" номинацияләрендә үтәрмен, дип уйламыйм. Адекват хатын буларак, миннән яхшырак җырчылар барлыгын беләм. "Иң оригиналь тема"га туры киләмдер. Ант итеп әйтәм, җиңеп чыгаммы-юкмы - белмим. Оештыручылар үзләре хәл итә, - дип җавап бирде ул. Юкса, матбугат конференциясе башында Илсөя оештыручыларның чарага мәш килеп әзерләнгәнен һәм аңа көне-төне шалтыратканнарын әйтте. Җиңәсе булмаса, шалтыратып ятмаслар иде бит.

"Татар җыры"нда артистларны алтын тунлы, бриллиант күзле барс сыннары белән сөендерәләр. "Биеклек"тә бриллиант булмый - җиңүчеләр алты очлы бәллүр сынга ия була.

Баксаң, җиңүчеләрне телеканалның сәнгать советы ачыклый икән. "Кайсы җырчының күпме гастрольгә чыкканын беләбез", - диде TMTVның мөхәррире Лилия Кадыйрова. "Татар җыры"ндагы кебек, бу очракта да күп нәрсәне акча хәл итә, күрәсең. Яңа телевизион премияне "Барс-медиа" арбасындагы җырчылар гына түгел, әлеге оешма белән килешүе булмаганнарга да тоттырачаклар. Әйтик, Илсөя Бәдретдинова шундыйлардан.

2016 елның Россиядә кино елы икәнлеген исәпкә алып, премияне тапшыру тантанасын да телевизион тормышның аргы ягына багышлыйлар. Алып баручылар - Булат Бәйрәм белән Айрат Ильясов (аларның партнерлары - җырчылар алышынып торачак) тамашачылар белән һәрчак элемтәдә була.

Тантананы сәхнәгә Ирина Алешина әзерли. Ул "Татар җыры"нда ике ел баш режиссер, ә бер елны режиссер ярдәмчесе булды.

- Ике чарага бер үк режиссерны чакыру кабатлануга китермәсме? - дип сорады "ШК" хәбәрчесе.

- Талантлы режиссерга нәрсә эшләргә кирәклеген әйтсәң, ул аны тулысынча башкарып чыга. Ирина үзен ышанычлы, үз эшенең остасы буларак танытты. Беренче премия буларак, бу безнең өчен җитди һәм шул ук вакытта шүрләтә торган адым, зур чыгымнар тотылды, шуңа да сыната алмыйбыз. Премияне тапшыру тантанасын "Татар җыры"ның ышанычлы командасы белән әзерләдек, - дип чикләвекнең имәндә икәнлеген аңлатты Лилия Кадыйрова.

"Алтын барс"лы тамаша җиңүчеләрен сәхнәгә танылган стилистлар киендереп чыгара. "Биеклек" премиясендә Ирина Алешина киендерүче вазифасын да башкара, стилистка акчалары җитмәдеме икән? "Татар җыры" белән чагыштырсак, бу премиянең саллы иганәчеләре дә күп түгел.

Һәр номерны күзаллыйбыз инде, һәр артистка билгеле бер кием тәкъдим ителә. Тик көчләп тагу булмый, җырчыларның теләкләре исәпкә алыначак, - диде Алешина.
Тамашачы колагына: "алтын барс"лы чарадан аермалы буларак, "барссыз" тамашага билетлар ике тапкыр очсызрак булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading