16+

Вадим Захаров: «Яхшыга түгел инде бу...»

- Гәүдәмә карап миңа кырык яшьләр бирәләр, әмма әле күптән түгел генә утызны тутырдым.

Вадим Захаров: «Яхшыга түгел инде бу...»

- Гәүдәмә карап миңа кырык яшьләр бирәләр, әмма әле күптән түгел генә утызны тутырдым.

Ябыгу турында күп уйландым инде. Диеталарда да утырып карадым. Әмма тән төзелеше шулай булгач, бернәрсә дә эшләп булмый. Авырлык нинди тизлек белән артадыр, хәзер үлчәнгәнем дә юк инде.
Үземнән юан кеше күрсәм, сөенәм инде. Винарис Ильегет янында басып торуы аеруча ошый, үземне нечкәбил дип хис итәм. Аның белән карточкага гына төшәсе килеп тора. Мыскыл итеп әйтмим, берүк үпкәли күрмәсен.

Тазару яхшыга түгел инде. Авырлык белән бергә проблемалары да арта, кан басымы күтәрелә. Дуслар әйтә: ябыгып, матураеп концерт программасы эшләсәң, тамашачы да "Кара, ничек ябыкты икән", - дип, сенсация күреп, концертыңа агылыр иде, диләр.
Бар да Аллаһы кулында. Иң мөһиме - тамашачы мине ничек бар, шулай кабул итсен иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ларисан да бик чибэр. Узенне дэ яратабыз. Эмма узеннен саулыгын очен чыннан да ябыгырга кирэк. Дорес туклану-ин эйбэт чара.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тал бишек илнардан сора эле Вадим, ул ничек ябык ты микен

      Мөһим

      loading