Шәһри Казан

Валериянең улы Швейцария армиясендә хезмәт итә

Эстрада гайбәтсез яши алмый инде ул. Менә чираттагысы: җырчы Валериянең 21 яшьлек улы Артемий армия сафларына чакырылырга мөмкин, ләкин Россиянекенә түгел, ә Швейцариянекенә.

Валериянең ире - продюсер Иосиф Пригожин журналистларга аңлатканча, аның үги малае чит ил армиясендә, чыннан да, хезмәт итәргә мөмкин, әмма хәзер түгел, укуын тәмамлагач.

Артемий Швейцариядә инде 10 ел яши, шул илнең гражданлыгын алу өчен документлар тапшырган. Бүген ул университеттагы укуын тәмамлап, магистратурага керергә җыена. Элегрәк егет әти-әнисенең Женева күл буендагы йортында яшәгән. Әмма уку йортына юл ерак булганга, тулай торакка күченгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: