Винарис Илъегетнең сәхнәдәше Лилия Хәмитовага тәкъдим ясавы җәмәгатьчелекне битараф калдырмады. Шунысы кызык: "яшьләр"нең шулай килешүен күпчелек хуплады. Без исә Лилия Хәмитова белән сөйләшеп алырга булдык.
— Игътибардан читтә калып, тыныч кына иҗат иткән елларның “кирәген” бирдең, Лилия! Аяз көнне яшен суккандай, капылт-кара вәгъдә йөзеге кидең! Винарис — алам, ә син барам, дидең...
— Үзем дә аптырап киттем. Җитмәсә, туган көне мәҗлесендә! Шаяртамы, дөрес сөйлиме - аңламадым да. Аннары, юк дигән саен бар булмый, уен-көлке белән “Риза!” - дип әйтеп карыйм әле, дидем. Анда да колагына үрелеп: “Шаяртасыңмы? Кәләшең булып уйнаргамы?” - дип сорадым әле. “Юк! Мин җитди сөйләшәм!” - диде ул. Икенче көнне бөтен дөнья кубарылды. Телефонны алырга курыктым. Бертуктаусыз шалтыраталар, язалар, мин белгәне, белмәгәне... 20 елдан артык дуслар без Винарис белән, дуслыгыбыз да ышанычлы, еллар белән сыналган. Мин әле дә аны дустым итеп күрәм. Кайвакыт, ирем бит инде, дип, уйлап куям да көлеп җибәрәм.
Гүзәлия белән икесе сөйләшеп утырганнар. “Ялгыз яшәүдән шундый арыдым...” - дигән ул. Ә без өчәү “Хыялыйлар” программасы белән йөри башлаган идек. Гүзәлия белән элек тә банкетларда күрешкәләдек, кешене белер өчен бит 3 көнлек сәфәр кирәк. “Карап торам, Лилиягә бер дә дорфа итеп җавап биргәнең юк. Туры да киләсез, бер дигән пар булыр идегез”, дигән. “Лилия миңа чыгармы соң?” - дигән Винарис. “Ә син тәкъдим яса! Көтмәгәндә, кинәт эшлә”, - дигән аңа Гүзәлия. Хәзер фотоларны карыйм да, без бит гастрольләргә гел бергә йөрдек, министрлык җибәргән концертларга, сабантуйларга, дисеңме. Банкетларда бергә эшли идек. Аннан, ул миннән 7,5 яшькә кечерәк тә бит әле. Хәзер уйлыйм да, ә нигә бәхетле булмаска, дим!
Улым да хуплады. Винарис абыйсын электән белә. Арча якларына кайткач, аның артистлар белән бездә йоклап калганы бар. “Борчуым бар бит әле...” - дисәң, Винарис килеп җитә, булыша. Кемгә дә шулай. Әле бәби тапканчы, йокы бүлмәсенә гарнитур алырга дип Винаристан акча сорап торган идем. Зур сумма. Концертларда эшләгән акчадан түләргә килештек. Бәбигә узып куйдым бит. “Бәби табам. Хәзер ул бурычымны кайчан түләп бетерәсемне дә белмим инде”, - дидем. “Лилия, бәби күчтәнәчем булсын! Борчылып йөрмә, бурычыңны оныт”, - диде. Хәзер дә аннан акча сорап торучы күп, биргәне бирә бурычын, бирмәгәне юк, ә ул кичерә белә. Бик юмарт кеше Винарис...
P.s.: Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының алдагы атнасындагы санында укырга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, алдагы атнада Ураза бәйрәме булу сәбәпле, газетабыз чәршәмбе көнне чыгачак һәм укучыларга барып җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бэхетле булыгыз! Куп кеше хуплагандыр сезнен бергэ булуны!
0
0