16+

Җәвит Шакиров үлеме турындагы хәбәрне кем тараткан? (ВИДЕО)

Шушы көннәрдә "Җәвит Шакиров үлгән" дигән хәбәр таралган. Дүрт көн дәвамында шалтыратулардан арып беткән Җәвит абый инстаграмда видеомөрәҗәгать эләргә мәҗбүр булган.

"Хөрмәтле дуслар, хөрмәтле тамашачылар, кардәшләр! Менә бер дүрт көн инде телефон шалтыравыннан туктамый, шалтыраталар да Башкортстанда сине үлгән дип әйтәләр, шул дөресме? дип сорыйлар" - ди ул.

Әлеге хәбәргә ышанмаска куша Җәвит Шакиров, әнисенә һәм туганнарына килеп ирешкәнче кисәтеп куя алганына куана ул.

– Мондый хәбәрне кем тараткандыр, гөнаһысы үзенә! Инде телефоннан җавап биреп арыдым! Яшәргә дә әле яшәргә исәп? Ходай үзе белә күпме гомер язганын! Ярый бу хәбәрне ишеткәндә Зөлфия янда иде, шок хәлендә бик озак утырды! Әгәрдә син өйдә булмыйча, миңа шалтыратсалар, үлгән булыр идем,- ди.

Әлеге пост алдына комментарийлар да калдырганнар. Кемдер исән чакта үлгән дип хәбәр таралгач озын гомерле булыр дип юрый, кемдер әлеге хәбәрне ишетмәгәненә куана, кайберәүләр көнчеләр эше дип бәяли.

Ни булса да, хәерлегә булсын һәм Җәвит абыйга озын гомер телик!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading