16+

«Яланаяклы кыз» сериалына – 10 ел: Элнар Яркәевнең хатирәләре һәм бүгенгесе (3 серия)

- «Яланаяклы кыз» - Татарстан телевидениесенең иң уңышлы фильмнарының берсе, дип әйтер идем. Халыкчанлыгы, гадилеге, геройларның безнең арадан булуы аны аеруча популяр итте. Әлеге фильмны булдыруда үз көчен салган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Илнур - кызыклы роль. Урыслар әйтмешли, «Есть над чем поработать». Чынлыкта ул начар кеше түгел, җавапсыз мәхәббәт...

- «Яланаяклы кыз» - Татарстан телевидениесенең иң уңышлы фильмнарының берсе, дип әйтер идем. Халыкчанлыгы, гадилеге, геройларның безнең арадан булуы аны аеруча популяр итте. Әлеге фильмны булдыруда үз көчен салган һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә.

Илнур - кызыклы роль. Урыслар әйтмешли, «Есть над чем поработать». Чынлыкта ул начар кеше түгел, җавапсыз мәхәббәт кенә аны начар итеп күрсәтә.

Фильмда төшкәнче, спектакльдә уйнаганым бар иде. Әмма фильм белән спектакль - икесе ике әйбер. Экранда бөтен фальш һәм ялган күренә. Монда күбрәк үзең булып уйнарга кирәк. Роль авыр бирелде. Дубльләр ясаганда, һәрбер җөмләне берничә тапкыр кабатларга туры килә иде. Ул ун тапкыр яздырылса да, син аны бертөсле кабатлап уйнарга тиеш. Илнур образы чын табигатемнән аерыла, мин андый түгел. Сериал чыкканнан соң, күпләр: «Ах, син шундый усал икән», - диде. Йә, киресенчә: «Син «Яланаяклы кыз»дагы Илнур түгелме? Тормышта син бөтенләй башка икән. Сине явыз, начар буларак белә идек», - диделәр. Димәк, тамашачыны ышандырганмын.

Ун ел да узган икән. Ә күңелебез белән без һаман да шул яшь егетләр һәм кызлар. Мин инде бу вакыт эчендә өйләнергә өлгердем. Хәләлем белән улыбызны тәрбиялибез. Аңа 7 яшь, беренче сыйныфта укый. Алла боерса, бу көннәрдә икенче сабыебыз туарга тиеш.

Дәвамын иртәгә "Шәһри Казан" сайтыннан укый алырсыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading