16+

«Яланаяклы кыз» сериалына – 10 ел: Флера Хәмитованың хатирәләре һәм бүгенгесе

Гөлҗамал - Флера Хәмитова: - Академия театрында 24 ел эшләү дәверендә бер дә өлкән яшьтәге рольне уйнарга туры килмәде. Шуңа күрә Гөлҗамалга мин бөтенләй әзер түгел идем, башта каршы да килдем. Әмма уйный башлагач, образга тиз кереп киттем. Дилбәрнең: «Дәү әни!» - диюләре йөрәгемә кадәр үтеп керә иде. Ул шулкадәр...

Гөлҗамал - Флера Хәмитова:
- Академия театрында 24 ел эшләү дәверендә бер дә өлкән яшьтәге рольне уйнарга туры килмәде. Шуңа күрә Гөлҗамалга мин бөтенләй әзер түгел идем, башта каршы да килдем. Әмма уйный башлагач, образга тиз кереп киттем. Дилбәрнең: «Дәү әни!» - диюләре йөрәгемә кадәр үтеп керә иде. Ул шулкадәр җиңел һәм рәхимле итеп эндәшә. «Дәү әни» дигән сүзгә нык кү­нектем, съемкалардан соң берәр җирдә ул сүзне ишетсәм, миңа эндәшәләр бугай, дип, кат-кат борылып карый идем.
Сериалның шәп килеп чыгуының бер сере - команданың үзара дус булуы. Съемкаларда көлә-көлә, рәхәтләнеп яшәдек. Яшьләрне гел хәтергә төшереп торам. Әле дә булса сагынып искә алам.

Бүгенге көндә укыту эше белән мәшгульмен. Мәдәният институты һәм музыка көллияте шәкертләрен сәхнә теле һәм актерлык осталыгы серләренә төшендерәм. Укучыларым өчен өзелеп яшим. Телевизордан чыгышларын карыйм, алар катнашкан концертларга йөрим. Укытучы буларак, кимчелекләрен күрәм, аннары хаталар өстендә эшлибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading