"Йолдызлар сәламе": өлкәннәр каушады, яшьләр сынатмады!

Моннан 20 ел элек татар эстрадасында “Йолдызлар сәламе” дигән проект бар иде. Аның авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин. Һәм менә ике дистә елдан соң, проект Р.Ваһапов фонды ярдәме белән кабат сәхнәгә кайтты.
Башка эшләрем калса кала, әмма мин бу концертны күрергә тиеш дип филармониягә юл тоттым. Өстәвенә Алмаз абый Хәмзин реклама ролигында “кызык булмаса, чакырып та тормас идем” дип алдан ук кызыктырып куйды. Дөресен әйтим, эстрада дөньясында мондый тамашаның булганы юк иде әле, чөнки бер сәхнә өч буын татар артистларын берләштерде.
Концертны Алмаз абый үзе алып барды. Тамашаны үзе язган “Чишмәләр” җыры белән башлап җибәрде. Җырлары гына түгел, тыңлап туймаслык аһәңле шигырьләр дә яңгырады бу кичәдә.
Концертта өч бүлек һәм ике тәнәфес булды. Ике тәнәфесле концерт булгач, озак барыр дип борчылган идем. Юкка борчылганмын икән, өч сәгатьлек концерт әле җитми дә калды сыман тоелды.
“Дәрьялар” дип аталган беренче бүлектә халкыбызның мәшһүр артистлары чыгыш ясады. Алар арасында Зөһрә Шәрифуллина, Рәбига Сибгатуллина, Миңгол Галиев, Газинур Фарукшин, Искәндәр Биктаһиров, Зәйнәб Фәрхетдинова, Азат Тимершәех бар иде. Аларны тамашачы озаклап, үз итеп, яратып алкышлады, чөнки сәхнәдә сирәк күренәләр. “Арабыздан бик күп артистлар китте, без хәзер санаулы гына калдык”, - ди Зөһрә апа да.
Татарның бер төркем талантлы баянчысын бер сәхнәгә җыю да күңелле күренеш. Олпат җырчыларга - Кирам Сатиев, Фәрит Хатыйпов, Азат Хәлимов, Ринат Вәлиев, яшьләргә - Илнур Ганиев, Әлфис Галиуллин, Ильяс Шәрипов уйнады. Газинур Фарукшин белән Азат Тимершәехның сәхнәгә зал аша җырлап менүе дә шәп булды. Уйлап карасаң, монда тирән мәгънәгә ята: бу җырчылар - заманында халык арасыннан чыгып күтәрелгән егетләр. Ә бит хәзерге яшьләрнең бик сирәге генә шулай халык арасында җырлый. Бу өлеш тамашачы күңеленә хуш килде, Газинур абый белән Азат абыйны дәррәү алкышлап сәхнәгә озаттылар.
Беренче бүлекнең тагын бер үзенчәлеге – концертның махсус кунагы Флера Сөләйманова. Флера апаның аяклары авыртуын беләбез, тик моңа да карамастан ул тамашачысы белән очрашуга килгән. Аны күрүгә, күзгә шатлык яшьләре бәреп чыкты. Аны сәхнә түрендәге урындыкка утырттылар. Яраткан җырчысын тамашачы басып алкышлады. Флера апа ике җыр башкарды. Аның легендар булган “Әниемә” җырын Марсель Вәгыйзов җырлады. Флера апаның да җырлавын ишетәсе килгән иде, тик Марсель никтер бу җырны үзе генә башкарып чыкты...
Алмаз абый: “Беренче бүлектә чыгыш ясаган “Дәрьялар”дан соң, икенче һәм өченче бүлектә җырлаячак артистлар каушап калмасмы икән, дигән шигем бар”, - дигән иде. Әмма киресенчә булды. Өлкән буын каушады, кайберләре җырлаганда сүзләрен онытты. Тик бу олыгаю белән бәйле. 70-80 яшьтә сәхнә тотып кара әле син! Бүгенге яшьләргә шундый көннәргә җитәргә язсын дип телисе килә.
“Диңгез-елгалар” дип аталган икенче бүлек җанлырак булды. Бәлки бу җырларга, җырларның баянга гына түгел, ә аранжировкага нигезләнүенә бәйледер. Бу өлештә Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Алсу Абульханова, Марсель Вәгыйзов, Илһам Вәлиев җырлады. Алар 90нчы еллардагы җырларны башкарды. Кемдер балачагына, кемдер яшьлегенә кайтып килгәндәй булды. Нигә бу бүлектәге җырчылар шулай аз булды соң дисәм, программада язылган өч җырчы килмәгән икән. ИлСаф, Сиринә Зәйнетдинова, Алия Хәмзина авырып киткән. Кызганыч, әлбәттә...
“Чишмәләр” исемле өченче бүлектә Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Илнар Миранов, Рөстәм Насыйбуллин, Сөмбел Заһидуллина җырлады. Бу – бүгенге заман эстрадасының иң үрнәк яшь җырчылары. Бер-берсенә бөтенләй охшамаган тавышлар, әмма барысы да талантлы һәм профессиональ. Боларның киләчәге бар һәм бик якты күренә. “Чишмәләр” бүлеген Зәйнәб Фәрхетдинованың тәмамлавы көтелмәгән булды.
Өч бүлек тә үзенә күрә матур узды. Шулай да беренче бүлек йөрәккә якынрак булды кебек. Зөһрә апа әйтмешли, өлкән буын сирәгәйде, шуңа күрә өлкән артистларны сәхнәдә күрү – зур бәхет. Алда аларның тагын бик күп чыгышлары булсын иде.
Алмаз абый бу концертка 70ләп артистны кертергә теләвен әйткән иде. Ул исемлек белән тагын 2-3 концерт куярга була. Шулай булгач, проект дәвамлы булачак дип ышанасы килә. Иң мөһиме – Ваһапов фонды ярдәм итсен. Әнә бит бергә алынгач, нинди масштаблы проект башкарып чыкканнар!
Шуны да әйтергә кирәк, Ваһапов фонды быел “Йолдызлар сәламе” концерты белән 18нче сезонга аяк басты. Уңышлы ел булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 сентябрь 2021 - 16:05Без имениИскиткеч концерт булды! Бер тында карадык!
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.25000
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.33901
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.127831
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!112803
-
25 март 2023 - 11:44"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..." Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.118102
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам" "Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24500
-
24 март 2023 - 17:49ТР Беренче Президенты Кубогының ярымфиналларына кемнәр чыккан? Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына уза торган турнирның беренче көне тәмам.113802
-
24 март 2023 - 15:44Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт! Айсинә йокысыннан уянды да аяк очына гына басып, аш бүлмәсенә чәй куярга чыгып китте. “Кичә кич партнерлары белән очрашу, җитди сөйләшүләр була дигән иде, чыннан да арыган җанкисәккәем”, – дип уйлап куйды ул изрәп йоклаган иренең бит очыннан үбеп.2959213
-
24 март 2023 - 15:21Шырпы сызганчы, башта канундагы үзгәрешләрне укы Яз җиткәч, тәмәкечеләр генә түгел, барча халык шырпыга үрелә. Шәхси хуҗалык яки бакчачылык ширкатьләрендәге кишәрлекләрдә чүп-чарны җыеп, чисталык урнаштырасы, шашлык кыздырып аласы килә. Чүпләрне еш кына бакчада ук яндырабыз. Ләкин, билгеле бер кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәү зарур.16000
-
24 март 2023 - 15:13Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе булып калсын» Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.18300
-
24 март 2023 - 14:15"Монда гына кал, наным, төн бит инде...". Бер төн куна, ике, өч... Язмыш... Ай-һай гаҗәеп тә соң бу язмыш. Кайда нинди борылыш ясыйсын, нинди күперләр кичәсен, нинди киртәләр аша узарга туры киләчәген хәтта гөманлап та белеп булмый шул.399206
-
24 март 2023 - 13:57"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр? Апас районы тагын бер “батырлык” белән дан “казанды”. Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне, җиргә түгеп, гөрләвек ердылар. Күргәч хушлар китте. 18 март көнне интернет киңлегендә әнә шундый видео пәйда булды. Авыл халкының үз хуҗалыгында тир түгеп җитештергән сөтен, хокуклары белән исәпләшмичә, бисмилла әйтеп, җиргә агыздылар. Кемдер аны сөт, икенчеләр кисмәк юылган су гына, ди.226013
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.82704
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 18:30Без имениКит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ."Мин иремнең колына әверелдем"
-
25 март 2023 - 15:34Без имениШайтан коткысы инде бу мэхэббэт тугел.Ят ир белэн , ят хатын арасында оченсе шайтан була.Уйлап кара ул хатынын урынында синен хатын булса башка ир белэн.Бу мэхэббэт дип ялгышма"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 13:55Без имениЭш турында куберэк уйла!! Вакыт утёр , барысыда эйбэт булыр!!!"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 05:28Без имениБик ошады. Чын тормыштан алынган хэл. Бэлки башкаларга сабак булыр. Уйланырлык нигез бар.Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 07:37Без имени😰😰😰Аждаһаң янына кайтып җитә алдыңмы? Бүләкләр һәм искиткеч кич өчен рәхмәт!
-
25 март 2023 - 09:20Без имениБер Дэ сеткэ охшамаган бу, су"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
24 март 2023 - 08:55Без имениБик матур язылган, минем Дэу этием сойлэгэн искэ тоште, алар курше бабае белэн упкэлэшеп,озак еллар сойлэшмичэ йоргэннэр, теге бабай да улэ алмыйча ятканда Дэу этиемнен керуен сораганДамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя)
-
23 март 2023 - 20:28Без имениЯратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 21:17Без имениХатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәинСиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
22 март 2023 - 18:47Без имениБездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.160001
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.618401
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.709902
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам""Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.24500
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.25000
-
19 март 2023 - 08:41Зәвәл вакыты кайчан була? Динебездә зәвәл дигән вакыт төшенчәсе бар. Берәүләр аны 5 минут дип фаразлый, икенчеләр зәвәл ул вакыты җиткәнче 10 минутка иртәрәк башлана да, зәвәлдән соң тагын 10 минут дәвам итә дип ышандыра.130804
-
19 март 2023 - 10:39Җырчы Татьяна Ефремова: «Булачак ирем миннән өлкәнрәк булыр дип уйлап йөрдем, киресенчә килеп чыкты» Яшьләр гореф-гадәтләрне, халык моңнарын оныта башлады, дигән фикер бар. Сәләтле башкаручы Татьяна Ефремованың иҗатын ишетмәгәннәр сүзедер ул. Яшь җырчының хыялларында фольклорны дөнья күләмендә таныту.1320011
-
19 март 2023 - 11:17Теплица өчен иң яхшы 10 сорт борыч Абрикосовая фаворитка” – иртә өлгерә торга татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.64601
-
19 март 2023 - 12:59"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..." "Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!57002
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика