16+

Җырчы Чәчкә гаиләсенә зур сынау килгән

– Җәйнең ничек узганын сизми дә калабыз. Июньдә эш күп булды, Сабантуйларда чыгыш ясадык. Аллага шөкер! Ә менә июль күңелсезрәк үтте.

Җырчы Чәчкә гаиләсенә зур сынау килгән

– Җәйнең ничек узганын сизми дә калабыз. Июньдә эш күп булды, Сабантуйларда чыгыш ясадык. Аллага шөкер! Ә менә июль күңелсезрәк үтте.

Әбиемнең хәле начарайды. 9 июньдә бер инсультын кичергән иде. Ул вакытта күршеләр кереп булышкан, аларга Алланың рәхмәте яусын! Әлмәттә хастаханәдә ятып, дәвалану курсы алып чыкканнан соң савыккан кебек иде... Тик кабаттан инсульт бәрде! Хәле бик начарайды. Чаллыда больницада көн-төн саклап чыктык. Бер ай аның янында булдым. Хәзер ул әнигә кайтты, хәле әкеренләп яхшыруга таба. Олы кеше, кызганыч, шулай: кан басымы да тик тормый, безнең өчен дә артык хафалана... Шуның нәтиҗәсе - бер-бер артлы килгән инсульт.
Авыр чакта ярдәм кулы сузган барлык туганнарга, дусларга рәхмәтебезне җиткерәбез !- ди җырчы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading