16+

Җырчы Гүзәл Әхмәтова Кырымда ял итеп кайткан

Күпчелек артистларга пандемия тискәре йогынты ясады. Концертлар булмагангамы, җырчыларның күбесе җыр да яздырмый, клип та төшерми.

Җырчы Гүзәл Әхмәтова Кырымда ял итеп кайткан

Күпчелек артистларга пандемия тискәре йогынты ясады. Концертлар булмагангамы, җырчыларның күбесе җыр да яздырмый, клип та төшерми.

Ләкин Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова - һәрчак оптимистик рухта, ул беркайчан да күңелсезләнми, авырлыкларга баш ими.

- Барыбызга да билгеле, коронавирус аркасында хәзер концертлар юк. Әмма без төшенкелеккә бирелмибез, киресенчә, иҗат белән шөгыльләнәбез. Яңа җырлар яздыру һәм клиплар төшерү белән мәшгульбез. Шушы көннәрдә Гөлфия Шакирова сүзләренә Раил Өметбаев иҗат иткән "Кил яныма" исемле яңа җырыма клип төшердек. "Матур ТВ" төшергән клип атна ахырында телевизор экраннарында дөнья күрәчәк, Алла боерса, - ди җырчы.

Гүзәл Әхмәтова моның белән генә чикләнергә җыенмый, август, сентябрь айларында тагын 3-4 клип төшерергә планлаштыруын да әйтте.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Гүзәл Әхмәтова Кырымда ял итеп кайтты. "Ун көнгә бардык. Саки, Евпатория, Севастополь, Симферополь, Ялта һәм башка шәһәрләрдә булдык. Кырымны урап, рәхәтләнеп ял итеп, Кара диңгез буенда кызынып кайттык", - дип сөйләде Гүзәл Әхмәтова.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading