Җырчы Алинә Даутова Инстаграм битендә Индиваның туеннан фотолар урнаштырган.
"Бүген без яраткан дусларыбызның иң якты, матур көннәрен уртаклашырга бардык. Яратам сине Региночкам! (Индиваның үз исеме) Без синең белән бер-беребезне ярты сүздән, бер караштан аңлыйбыз. Икебез дә нечкә күңелле, бер катлы, иҗади кешеләр. Бераз сәер дә. Сезне ир белән хатын буларак кунакка чакырып калабыз! Бәхетле яшәгез, иң мөһиме күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек, бүтәне булыр, Алла боерса", - дип язган Алинә Даутова.
Индиваның туен шоумен Руслан Шәрәфетдинов алып барган.
Исегезгә төшерәбез, Индива җырчы Әлфинә Әзһәмованың улы Ильмирда кияүдә иде. Берничә ел дәвамында җырчы Мәскәүдә яшәде.
Лена Рәхимова
Комментарийлар