Тормышым бик кызыклы. Минем бер нәрсә дә кешечә түгел. Гадәттә, кеше мәктәпне тәмамлагач, уку йортына керә, белем ала, диплом алып чыга. Минем алай булмады.
“Иҗат минем өчен тормыш рәвеше. Үземне белгәннән бирле, мин сәхнә белән бәйле”, – ди җырчы Рамил Закиров
“Эх, дәрт бар иде!” – Рамил Закировны таныткан иң популяр җыр шулдыр, мөгаен... Иҗаты ташып торган җырчы белән сәхнәгә илткән юллар буйлап атладык.
– Чаллыдан чыккан сәләтле, танылган җырчылар шактый. Салават, Хәния, Резеда Шәрәфиева шунда канат ярды. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсың?
– Чаллы, беренчедән, Татарстанның, Казаннан кала, иң зур шәһәрләренең берсе. Анда татар мохите бар. Милли мәктәпләр, төрле оешмалар күп. Моның йогынтысы да бардыр. Мин үзем Гали Акыш исемендәге лицейда укыдым. Ул татар милләтен үстерүгә зур өлеш кертә торган мәгариф учреждениесе. Анда милләткә карата мәхәббәт тәрбиялиләр. Милләтне ярату исә мәдәнияткә дә мәхәббәт уятадыр, дип уйлыйм.
– Үзең шәһәр малае, әмма шундый чиста, матур итеп татар телендә аралашаң. Шәһәр җирендә татар рухын, татар телен саклап калу өчен нәрсә эшләргә соң? Телне саклау нәрсәгә бәйле?
– Миңа калса, моңа бер генә фактор йогынты ясамыйдыр. Бу төрле әйберләр бер үк вакытта үтәлгәндә генә тормышка ашырыла. Телеңә, милләтеңә мәхәббәт булырга тиеш. Беренче урында гаилә тора, әлбәттә. Гаиләдә әти-әни, бер-берең белән нинди телдә аралашуга бәйле. Дөрес, әти-әни, гадәттә, эштә була. Абый-апаларың, урамда дусларың белән татар телендә сөйләшү, минемчә, югары күрсәткеч.
Гаиләдән соң мәктәпнең роле зур. Ул баланың уй-фикерләрен, үз-үзен тотышын формалаштыра. Хәзер татар теле дәресләрен азрак кыстылар, әлбәттә. Сәясәткә кысылырга яратмыйм. Әмма, миңа калса, бу факторларның берсе генә булса да үз вазифасын үтәсә, кеше рәхәтләнеп татарча сөйләшә алачак.
– Ә иҗатка килүдә сиңа кем тәэсир ясады?
– Иҗат минем өчен тормыш рәвеше. Үземне белгәннән бирле, мин сәхнә белән бәйле. Күпчелек артистлар шулайдыр инде ул. Бәләкәй чактан үз сәләтләрен үстерү белән шөгыльләнәләр. Әнием ягыннан әбием бик матур җырлый иде һәм иҗатка булган мәхәббәтне дә миндә ул сеңдерде. Студент вакытта ул да бик актив булган, әмма иҗат юлын сайламаган. Үзенең тормышка ашмаган хыялын миндә ашырырга теләгәндер, күрәсең. Әти-әниемә дә рәхмәтле. Алар мине бик күп түгәрәкләргә йөртте. Бала чакта барысын да аңлап та бетермисең: тегене эшлисе килми, монда барасы килми, дип киреләнәсең. Шуңа да карамастан, әти-әнием сәнгать белән шөгыльләнү кирәк, синең сәләтең бар, дип миңа бу юлдан тайпылмаска ярдәм итте.
Хәзер инде үземне иҗатсыз күз алдына китерә алмыйм.
– Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыккан вакытларны, нинди хисләр кичергәнеңне хәтерлисеңме?
– Зур сәхнәнең мәгънәсе һәр кеше өчен төрле була бит ул. Мисал өчен, сәхнә белән бик бәйле булмаган кеше өчен авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясау да зур сәхнә дип тоела.
Зур сәхнәгә мин әле, бәлки, чыкмаганмындадыр. Белмим. Бәлки ул Кремль сәхнәседер. Алай дисәң, минем “Крокус сити холл”да (Мәскәүдә иң зур концерт залларының берсе – Л.Л.) чыгыш ясаганым бар.
Әти-әнинең бер гадәте бар. Алар күпчелек вакыйгаларны видеотасмаларга яздырып, фотога төшереп, истәлеккә калдыра. Мине генә түгел, ә башка туганнарым, икетуган апа-абыйларныкын да саклыйлар. Икетуган апаларым, иҗат юлыннан китмәсә дә, түгәрәкләргә йөрде, 90нчы елларда Чаллыда бик популяр булган “Айгөл” ансамбленә чыгыш ясады. Шулар ниндидер бәйгедә катнашканда, аларны карарга без дә барганбыз. Конкурста чыгышлар беткәч, алып баручы тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, сәхнәгә чыгып җырларга теләүче юкмы, дип сорагач сәхнәгә чыгып киткәнмен. Зур сәхнәгә беренче менүем шул рәвешле булган. Аны бик яхшы хәтерләмим дә. Әмма миңа бик охшаган.
– Мәктәптән соң КамПИга укырга кергәнсез. Ни сәбәпле техник югары уку йортын сайларга булдың?
– Тормышым бик кызыклы. Минем бер нәрсә дә кешечә түгел. Гадәттә, кеше мәктәпне тәмамлагач, уку йортына керә, белем ала, диплом алып чыга. Минем алай булмады. 10-11 сыйныфларда “Мизгел” җыр театрында актив эшли башладым. Төрле илләрдәге фестивальләргә йөри идек. 11 сыйныфтан соң “Мизгел”не ташлап, Казанга китәргәме, әллә инде Чаллыда калып, иҗат белән бәйләнмәгән уку йортында белем алыргамы дигән сайлау алдында калдым. Чөнки Чаллыда иҗат буенча белем бирә торган югары уку йорты юк. “Мизгел”дә чыгыш ясауны туктатмаска булдым. Казанга да укырга керәсе килгән иде. Казан, студент тормышы үзенә башка төрле бит инде ул. Бу теләк минем күңелемдә калды. Ике ел мин “КамПИ”да укыдым. Беренче курстан соң тагын БДИ бирдем һәм Чаллыда ике курс укыганнан соң, Казан дәүләт Педагогика университетының музыка факультетына укырга кердем. Бер ел Миңгол Галиевта белем алдым. Студент буларак Казан тормышы минем бер елга сузылды һәм шуннан соң мин Америкага киттем. Шул рәвешле уку процессым 1,5 елга тукталып торды.
Әмма аннан КамПИда укуны яңарттым. Мәдәният һәм сәнгать институтында да, Венера Ганиева классында укыдым.
– Венера Ганиевада уку җиңел түгел, диләр...
– Кем өчендер җиңел түгелдер. Ул һәрбер укучысына үз ачкычын эзли. Мине ачуланганы булмады. Барысына да балаларына караган кебек карый. Берәр нинди авырлык туса, Венера Әхәтовнага теләсә кайсы вакытта шалтыратырга була.
Һәр укучысына ул: “Сез булачак йолдызлар, бу образга сез туры килергә тиеш”, – дигән киңәшен бирә. Аны беркайчан да арыган кыяфәттә, таралмаган чәч белән күргәнем юк. Үзе ул һәрвакыт “йолдыз” булып кала белә.
– Америкада яшәдем, дидең. Барысын да ташлап, ничек анда китәргә батырчылык иттең?
– Ул вакытта студентлар арасында бу бик популяр булды. Студентлар өч-дүрт айга укырга, эшләргә китә иде. Ә миңа ул вакыт кына җитмәде һәм мин озаккарак калырга булдым. Әйтәм бит, бар нәрсә дә минем кешечә түгел. Ел ярым тирәсе Америкада яшәдем, эшләдем, тел өйрәндем, төрле штатлар буенча сәяхәт иттек.
Андагы тормыш белән, бездәгесен бөтенләй дә чагыштырып булмый. Мисал өчен, кайбер гаиләләрдә, әби-бабай оныклары белән торырга кала икән, аның өчен балалары аларга акча түли.
Уку процессында да, Америка университетларында төрле партияләр, үзләренең “дәүләтләрен” булдыра. Студентларны яшьтән үк сәяси тормышка әзерли.
Америкада калу теләгем дә бар иде, әмма җирле халыкны, менталитетны яхшырак белә башлаганнан соң, ул теләк юкка чыкты. Анда капитализм, барысы да акчага корылган. Аларда беренче урында акча тора. Күпмедер дәрәҗәдә, бәлки бу дөрестәдер. Әмма ул безнең өчен мөһим булган кыйммәтләрне юкка чыгара торган әйбер. Мин боларны кабул итә алмадым.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Комментарийлар