Шәһри Казан

Җырчы Зәлилә тавышсыз калган?!

Ваһапов фестивале лауреаты Зәлилә соңгы арада югалып торды. Баксаң, җырчының тавышы өзелгән икән. Бу хакта безгә Ваһапов фондының продюсеры һәм PR белгече Айбикә Фәттахова хәбәр итте.

“Декабрь башында бер репетиция вакытында, кызганыч ки, Зәлиләнең тавышы өзелде. Җырларга кирәк иде, әмма ул җырлый алмады, ахырдан хәтта сөйләшүе дә кыенлашты. Зәлилә ике айга якын дәвалану курслары үтте. Фониатор белән шөгыльләнде. Әмма җырчының без ияләнгән тавышын кайтарып булмады, хәзер аның тавышы бераз үзгә, - диде Айбикә. - Зәлиләгә киләчәктә уңышлар телибез! Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы боерса!"

Реклама

Зәлиләнең “яңа” тавышын ишетергә теләүчеләр март аенда Казанда узачак “4-әү” исемле концертка рәхим итә ала. Анда шулай ук Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Рәнис Габбазов та катнашачак.

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 21 гыйнвар 2021 - 18:40
    Без имени
    Залила ОЛЛОХ ЯРДАМЫН ташламасын шифасын БИРСЫН САБРЛЫК АМИИИИЙН