16+

Җырчы Рината Тэй: “100 меңгә якын зыян салынган”

Җырчы Рината Тэй тормышында янәдән күңелсез хәл. Җырчының вокал студиясен басканнар. Рината белән хәбәргә чыгып, бу хакта тулырак белештек.

Җырчы Рината Тэй: “100 меңгә якын зыян салынган”

Җырчы Рината Тэй тормышында янәдән күңелсез хәл. Җырчының вокал студиясен басканнар. Рината белән хәбәргә чыгып, бу хакта тулырак белештек.

– Студиягезне басканнар дигән хәбәр таралды. Ничек булды соң бу хәл?
– Алдагы атнада җомга көнне студиямә кергәннәр. Ул көнне ял итә идем. Дүшәмбе эшкә килсәм... аппаратурам юк. Нәрсә эшләргә дә белмичә тынсыз калдым. Күз уңында торган бар нәрсәне алып чыгып киткәннәр. 100 меңгә якын зыян салынган. Янәшә бүлмәдә бер кыз эшли иде, безнең уртак ишек булгач, минем студия дә ачык калган. Ничек ул кеше кергәнен ишетми калган соң? Белмим инде. Тизрәк күрше кабинетта эшләүче кызга шалтыраттым: “Җиһазларны син алып тордыңмы әллә?” – дим. Ул миңа: “Нишләп синең әйберләргә тиим?” – диде, шул мизгелдә калтырый башладым, сүзсез калдым. Кабинетымны бикләп охранага төшеп киттем. Камераларны карап алдык. Безнең студиягә керә торган ишек янында камера юк, бары бинага керә торган җирдә генә, шулай да бер шикләнелүче бар.  Бер ир-ат буш юл сумкасын күтәреп кергән, 10 минуттан тулы сумка белән әкрен генә чыгып та киткән, бур шул булса гына инде. Әйтерсең, кемдер минем студиям ачык булуын алдан әйтеп куйган. Бур шундый оста эшләгән, бер генә чыбыкны да ашыгып өзмәгән. Нәкъ эш өчен иң кирәк булган җиһазларны алып киткән. Полициягә мөрәҗәгать иттек.

– Алардан хәбәр бармы соң әле?
– Полиция хезмәткәрләре бармак эзләрен алды. Әлегә бер хәбәрләре дә юк. Гел шалтыратып белешеп торам. “Без камералар буенча бурның кем икәнен беләбез. Янәдән үз эшенә алынган”, – диделәр, белмим, бәлки мине бераз булса да тынычландырырга тырышалардыр. Көннәрнең дә ямен тоеп булмый.

–Укучыларыгыз хәлегезгә кердеме? Хәзер эшне дә туктатып торасыздыр?
– Эшне туктатырга ярамый. Бу бит минем ипием. Иске җиһазлар табып алып тордым инде. Укучыларым хәлемне аңлады. Мин гаепле түгел бит.

– Тормыш сезне гел сынап тора бугай...
– Әйе, шул. Барысы да җайлана башлады гына, менә тагын күңелсез хәл. Бу сынаулар юкка гына бирелмидер: “Ялгыш адым эшләгәнменме әллә?”– дип тә үземне ашыйм. Урамда шундый матур, кояшлы көннәр, ә мин шатлана да алмыйм. 

– Студиягезне башка урынга күчерәчәксезме?
– Әлегә белмим. Тик ул җирдә эшләргә куркыта. Бәлки,  бу кеше начар уйлар белән килгәндер. Студияне басу бер сигнал гына булгандыр. Тик күченү үзегез беләсез бик катлаулы эш. Икеләтә аренда түләргә, җиһазларны күчерергә кирәк. Күп укучыларым бу студиягә күнегеп тә бетте, аларга монда килергә уңайлы. Хәзер эшләгәндә ишегемне эчтән бикләп утырам. Дөресен генә әйткәндә, студиямнең кая урнашканын социаль челтәрләрдә дә сөйләмим. Бу бур үтеп барышлый гына күреп алганмы әллә? Белмим, белмим... Барысы да тиз арада тәмамлансын иде. Иң мөһиме саулык-сәләмәтлеккә зыян килмәсен. Сәламәтлегем булса, акчасын эшләрбез.

Илгизә Галиуллина әзерләде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading