Шәһри Казан

Йөзләгән җырлар авторы Гөлфия Шакирова авылга күченеп кайткан

Ринат Рахматуллинның «Бул минеке, бул гына», Хәмдүнә Тимергалиева белән Мөнир Рахмаев башкаруында «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Казан егетләре»нең «Татар кызлары» җырларын нәрсә берләштерәме? Җыр текстларының авторы - Гөлфия Шакирова. Бу әле соңгы арада еш ишетелгән җырларның кайберләре генә, Гөлфия апа язган шигырьләрне бармак белән генә санап бетерерлек түгел. Әле менә...

- Күпләр сезнең авылга кайтуыгызга гаҗәпләнеп карый. Сүзне дә шуннан башлыйк әле Гөлфия апа, ни өчен сез Чаллыда?

- Мин тумышым белән шушы авылдан. Гаиләдә ике кыз үстек.Әтием Мәсхүт гомер буе комбайнчы булып эшләде. Әнием Суфия колхоз вакытында төрле эшләргә йөрде. Алар икесе дә бик уңган, эшкә сәләтле кешеләр. Әтинең кулыннан килмәгән эше юк: балта остасы, тегүче,умартачы. Хәтта үзе җыйган мотоциклы да бар. Безгә кечкенә чакта туннар, бияләйләр, күлмәкләр тегеп киертә иде. Әни дә тегә-бәйли, оста пешекче. Инде менә аларның бергә гомер итүләренә 60 ел тула. Тагын да шулай озын-озак еллар безнең белән шушы матур тормышка сөенеп яшәсеннәр иде! Мин хәзер алар янына кайттым, аларны картаймыш көннәрендә тәрбияли алуыма бик шатмын!

- Авылдашларыгыздан өегездә кечкенә генә студия бар дип тә ишеттем...

- Өйдә студия юк. Ләкин язар өчен бөтен шартлары тудырылган бүлмәм, эш урыным бар.

- Димәк, иҗатыгыз авылда да гөрләп бара?

- Авылда эш күп. Җәй көне бакчада эшләргә яратам. Ләкин күп вакытымны язам. Былтыр аеруча күп язылды. Интернет челтәре кешегә аралашу өчен күп мөмкинлекләр ача. Күпләр миңа җыр текстлары язарга сорап мөрәҗәгать итә башлады. Кыргыз композиторы Акылбек Айтиев белән уртак җырларыбыз күп. Хәзерге вакытта монгол халык көенә сүзләр язарга сорап мөрәҗәгать иттеләр. Иҗат өлкәсендә яңа офыклар, яңа кешеләр, яңа талантлар һаман ачыла торалар. Шулар арасында булуыма, шулар белән бергә кайнавыма Ходаема мең рәхмәтлемен!

Гөлфия апа өчен узган ел чынлап та уңышлы булган. «Болгар» радиосы милли музыка премиясенә лаек булган җырчылар Нурзадә, Марсель Вагыйзов Гөлфия Шакирова сүзләренә язылган җырларны башкарган. «Татар җыры» фестивалендә исә Хәмдүнә Тимергалиева белән Мөнир Рахмаев Гөлфия апа сүзләренә язылган «Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигән дуэт башкарып алтын барска лаек булды. « Татар җыры» фестивале тарихында Гөлфия апаның алтын барс алган бу унберенче җыры икән инде. Татарстаннан тыш, шагыйрә Мәскәү, Нижгар, Себер, Башкортстан, Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Кытайда яшәүче татарлар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Чит төбәкләрдә узган бәйгеләрдә дә Гөлфия Шакированың иҗаты алдынгы урыннарда.

- Кайсы композиторлар белән тыгыз эшлисез?

- (Гөлфия апа санап киткән композиторларны барысын да язып бетерерлек түгел) Чит төбәктәгеләр, Татарстандагылар... Араларында күпләргә таныш булган Альфред Якшимбетов, Фирзәр Мортазин, Лилия Таһирова, Гөлгенә Кәлимуллина, Илдар Ногъманов, Наиль Тәбәнәков, Альберт Галимуллин, Алсу Фазлыева,Оскар Усманов,Флюра Талипова, Булат Җиһаншин, Рөстәм Сәрвәровлар да бар.

Сораган һәр композиторга хәлемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам. Күбрәге җыр текстлары язам. Ә шигырьләрне заказ буенча иҗат итәм. Гадәттә, кемне дә булса котларга сорап мөрәҗәгать итәләр.

Реклама

- Гөлфия апа, сезнең җырларны балалар да башкара бит?

- Быел Башкортстан композиторы Лилия Вахитова белән 20 дән артык балалар җырлары иҗат иттек.Ул җырлар барысы да Башкортстанның «Туган тел» телеканалында бара торган «Тургай» балалар җыр конкурсында җырланды. Һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Шушы балалар җырларыннан диск та яздырылып сатуга чыкты. Инде хәзер «Тургай» - II конкурсы өчен балаларга яңа җырлар өстендә эшлибез. Кызым Гөлкәй дә балалар өчен яза.

- Балалар дигәннән, гаиләгез турында да әйтеп китегез инде?

- Ике улым, ике кызым бар. Олы кызым Гөлнара гаиләсе белән Буа шәһәрендә яши. Киявебез Фәнис белән оныкларым Булат белән Азалияне үстерәләр. Улларымның үз тормышлары, үз эшләре. Кайтып һәрчак булышып, ярдәм итеп торалар. Тормыш иптәшем бик күптәннән үлде инде минем.

- Гөлфия апа, сезне Чаллы авылында укытучы буларак хәтерлиләр.

- Кечкенә чагымда бөтен хыялым оста баянчы булу иде. Ләкин ул тормышка ашмады. Гармунда уйнарга өйрәндем анысы. Кул астында синтезаторым да бар. Тормыш агымы мине уйламаган башка ярларга алып китте. Укытучы булдым. Буада яшәгәндә концертлар белән дә йөрергә туры килде. Концертларны үзем язган сценарий буенча алып бардым, берничә җыр да башкара идем. Концерт беткәч, тамашачылар яныма кереп, нигә сез күбрәк җырламыйсыз дип әйтәләр иде.

- Бу сүзләр сезгә дәрт биргән күрәсең, кайберәүләр сезне автор-башкаручы буларак кабул итә. Дискларыгыз да дөнья күрде.

- Минем сүзләрдән торган өч диск чыкты. Җырны популяр итү җиңел түгел, бу- күмәк эш. Сүз язу гына түгел бит әле, аңа көй язучы үзенең күңел матурлыгын сала,аранжировка ясаучы үз фантазиясен өсти. Ә җырлаучы инде бөтен башкару осталыгын куеп җырны халыкка тәкъдим итә.

- Нинди планнар белән янып яшисез?

- Китаплар чыгарырга кирәктер диеп уйлыйм. Текстлар меңнәрчә, сораучылар күп. Барысы да көйләр язар өчен әзер булган текстлар. Аларны алфавит тәртибендә барлый башладым инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: