16+

Зәринә Хәсәншина: «Төрле имеш-мимешләр, гайбәт йөрсә дә, безнең арада...»

Озак тәвәккәлләдем, диде Зәринә Хәсәншина, тиздән булачак тәүге концерты хакында.

Зәринә Хәсәншина: «Төрле имеш-мимешләр, гайбәт йөрсә дә, безнең арада...»

Озак тәвәккәлләдем, диде Зәринә Хәсәншина, тиздән булачак тәүге концерты хакында.

Зәринә - авыл кызы, Балык Бистәсе районынның Тәберде Чаллысында туган. Балалар бакчасыннан җырлаган, сәхнәдә үскән, тугызынчы сыйныфны тәмамлап Казан музыка көллиятендә, аннары Казан дәүләт консерваториясендә укыган кызның эстрадада үз урыны бар инде. Җиде ел ”Казан егетләре”төркемендә дә иҗат иткән әле ул. Алар белән күп кенә тыңлаучы күңеленә “Ак чәчәкләр” чәчкән. Шул җырны җырлаган. Инде менә дистә елга якын вакыт эчендә алар матур гөлләмәләр булып концертта Зәринәнең үзенә рәхмәт хисләре булып кайтыр дип өметләнергә генә кала. Болай дип ышанып әйтеп була. Тамашачы төрле ярыш-конкурсларда җиңү яулаган бу моңлы – сөйкемле, тырыш  кызның концертын карарга  күптән әзер икән бит инде!

Репертуарында төрле халыкларның җырлары булса да, Зәринә Хәсәншина бары тик ана телебез - татар телендә генә җырлаячак. Илназар белән дуэтлары да концертны бизәр, истә калырлык итәр, ди концертның режиссеры Рафил Галимуллин . 

- Әлеге дуэт турында социаль челтәрләрдә төрле имеш-мимеш, гайбәт йөрсә дә, безнең арада җыр гына! - диде Зәринә. Балачагының кайбер мизгелләре белән дә ихлас уртаклашты. Әнисенең таләпчән укытучы  һәм үзенең әйбәт остазларга эләккәне өчен язмышына рәхмәтле булуын да яшермәде.

Язмага реакция белдерегез

8

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading