16+

Зифа Нагаева "Башкортстанның халык артисты" исеменә лаек булды

Популяр җырлар авторы Зифа Нагаева “Башкортстанның халык артисты” дигән исемгә лаек булган. Мактаулы исемне аңа Башкортстан башлыгы үзе тапшырган. Бу хакта Зифа ханым социаль челтәрдә хәбәр итте.

Зифа Нагаева "Башкортстанның халык артисты" исеменә лаек булды

Популяр җырлар авторы Зифа Нагаева “Башкортстанның халык артисты” дигән исемгә лаек булган. Мактаулы исемне аңа Башкортстан башлыгы үзе тапшырган. Бу хакта Зифа ханым социаль челтәрдә хәбәр итте.

“Башкортостан башлыгы Радий Фәритович Хәбиров тарафыннан мактаулы исем- Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булган көнем сөенече белән уртаклашмый булдыра алмыйм! Күкрәгемә тетрәндергеч дулкынлану, зур горурлык, илем алдында олы бурыч, әйтеп аңлата алмаслык җаваплылык төяп кайттым! Миңа бирелгән бәя ул мин яулаган үрләр генә түгел- күп милләтле республикам халкының иҗатыма, хезмәтемә, тырышлыкларыма хөрмәт бәясе, 20 елдан ашу тарихы булган, чын-чынында халык радиосы булып танылган, мине халык күңеле белән берләштергән, җырларымны дөньяга таратып яңгыраткан, таныткан “Юлдаш” радиосы, аның җитәкчелеге, коллегаларым, яратып туймас радиотыңлаучыларымның сәләтемне күрү, үстерү бәясе, аеруча туган ягым Аургазы районы, аның хезмәт сөйгән халкы, бүгенге көндә районыбыз уңышлары өчен җанын-тәнен биреп эшләүче булдыклы җитәкчелегенең җирлегебездә канат ярып, көч туплап республикабызга кирәкле кешеләр булып җитешкән якташларына аерым җылы карашы бәясе! Зур рәхмәт! Хөрмәтле замандашларым! hәрберегезгә йөрәк җылымны өлеш-өлеш итеп таратыр җырларым бу бөек бүләккә җавабым булыр!” - ди хис-кичерешләре белән уртаклашкан Зифа ханым. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading