16+

“Зәйнәб апа, монда сезнең башыгыз кадәр күселәр чаба"

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова узып баручы Күсе елы уңаеннан күсе белән бәйле кызыклы хәл турында сөйләде.

“Зәйнәб апа, монда сезнең башыгыз кадәр күселәр чаба"

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова узып баручы Күсе елы уңаеннан күсе белән бәйле кызыклы хәл турында сөйләде.

“Кайсы ел булгандыр, төгәл генә истә тугел. Гастрольгә төркем белән үзем генә Зөфәрдән башка барган идем. Сүзне шуннан башлыйм, чөнки ул янымда булганда, мин бернидән дә курыкмыйм! Билгеле, кырында ир-ат булганда, бигрәк тә төнгелектә, кайсы хатын-кыз курка инде? 

Концерт булган авылда калырга туры килде. Бер үзем генә түгел, алай да иптәшкә төркемнән бер кызны алдым да, олы яшьтәге бер апага кунарга кайттык. Хуҗабикә белән утырып, сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчкәч, урынны җәеп яттык. Ятыр алдыннан урын җирендә күземә кара туфрак чалынды. Шуңа спорт костюмымны салып тормадым, шул килеш аудым. Иптәш бар, тыныч! Шулай да тычкан кыштырдаган кебек... Йоклап кителгән.

Юлларда төрле шартларда кунарга туры килгәне бар. Өстәвенә, үзем авыл баласы булгач, кыштырдаган нәрсәләргә ис китми. Төнлә, җил уйнап-уйнап алганга уянып китсәм, минем кызым юрганына төренгән дә, бер почмакта шыпырт кына утыра. 

"Нишләп утырасың?" - дим. “Зәйнәб апа, монда сезнең башыгыз кадәр крысалар (күселәр) чаба", - ди. "Сез гырлап алганда күренмиләр, кааак сез гырлаудан туктыйсыз, йөгерешә башлыйлар", - ди.

Башны теге йорт хайваннары йөри торган юл өстенә куйганбыз. Минем баш очында җил түгел, күселәр йөгерешә икән. Балакай шуны күзәтеп утырган. Теге туфрак менә кайдан коелган икән!

Шулай дигәч, минем дә йокы качты инде. Шул күселәргә карап, тотып ашарга кызыккан мачылар кебек, тын алырга да куркып, таң атканчы утырдык.
...Урамда кыш иде!

Иртән хуҗаларга аны-моны сиздермәдек. Зур рәхмәтләребезне әйтеп, саубуллашып юлыбызны дәвам иттек!”

 

 

 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading