16+

Зинира һәм Ризат Рамазановларның сабые туды!

Бүген – 12 майда Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булды! Бу уңайдан Ризатның үзе белән элемтәгә кердек.

Зинира һәм Ризат Рамазановларның сабые туды!

Бүген – 12 майда Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булды! Бу уңайдан Ризатның үзе белән элемтәгә кердек.

“Бүген Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә улыбыз туды, Аллаһка шөкер! Авырлыгы – 3550 грамм, буе – 52 см. Бала тудыру йортына Зинираны 10 майда илтеп куйган идем. Бүген 11:30 сәгатьтә очкылык тота башладым. Миндә бераз тоемлау сәләте бар. “Улым туды бугай”, - дип уйлап куйдым. Һәм нәкъ шул вакытта сабыебыз дөньяга килгән. Зинира: “Сиңа охшаган”, - диде. Икесенең дә хәлләре әйбәт, Аллаһка шөкер”, - диде безгә Ризат.

Җырчы балага нинди исем сайлауларын әлегә әйтмәде. “Исеме “Р” хәрефенә башлана”, - диде ул. 

Рамазановларны чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхеле. Булыгыз без. Сезне. Яратабыз.

    Мөһим

    loading