16+

Зәмирә Рәҗәпова: «Иң авыры – үзең белән көрәш. Чөнки көчләр тигез»

Зәмирә Рәҗәпова – популяр алып баручы да, ТНВ телеканалындагы «Әй, язмыш, язмыш...» проекты җитәкчесе дә, бәйрәмнәр оештыручы да, җырчы да... Ә бүген ул үзен бөтенләй башка өлкәдә – бизнеста да сыный. Тиктормас, бал корты кебек эш сөючән шәхес белән әңгәмә кору үзе бер рәхәт булды!

Зәмирә Рәҗәпова: «Иң авыры – үзең белән көрәш. Чөнки көчләр тигез»

Зәмирә Рәҗәпова – популяр алып баручы да, ТНВ телеканалындагы «Әй, язмыш, язмыш...» проекты җитәкчесе дә, бәйрәмнәр оештыручы да, җырчы да... Ә бүген ул үзен бөтенләй башка өлкәдә – бизнеста да сыный. Тиктормас, бал корты кебек эш сөючән шәхес белән әңгәмә кору үзе бер рәхәт булды!

– Зәмирә, 10 ел элек бу көнеңне, җәеңне ничек уздырган идең? Һәм бүгенге тормышың шундый булыр дип күз алдына китерә идеңме?
– Мөгаен, банкетта эшләгәнмендер. Җәй бит, сезон. Кемнедер өйләндергәнмендер, яисә кияүгә биргәнмендер. Әмма бүгенге тормышымны шулкадәр яхшы булыр дип уйламаган идем, монысы хакында 100 процент әйтә алам. Туйлар агентлыгы ачарга хыялланган идем. Ничектер шул юнәлештә үсәргә теләдем. Әмма Аллаһы Тәгалә башка вариант әзерләп куйган. Хәзер исә бәйрәмнәр уздыру юнәлешендә эшләмим диярлек. Бу эшкә танышлар, якыннар мөрәҗәгать иткән чакта гына ризалашам. Иң мөһиме – акча, заказлар гына булып торсын дип, элеккечә чапмыйм.

Эстрададан ераклашканымны да сизәм. Бу – аңлы рәвештә кабул иткән карарым. Бәлки бу рәсми рәвештә телевидениедән китүем белән дә бәйледер. Хәзер анда минем үземнең «Әй, язмыш, язмыш...» проектым гына калды. Сәхнә тормышы ул мәңгелек түгел. Аннан вакытында китә белү кирәк. Хәзер мин башка эшләр белән күбрәк шөгыльләнәм, балаларымның киләчәген, картлыгымны кайгырту өстендә эшлим. Әмма 100 процент сәхнәдән китеп беттем дип әйтә алмыйм. Менә әле «Әниләр һәм бәбиләр» проекты белән концерт куеп кайтасы бар...

Планнар шундыйрак. Әмма бернәрсә турында да тулы ышаныч белән әйтеп булмый. Кичә кич телевизорда Хәния апа Фәрхинең концертын күрсәтәләр. Уйга калдым: матур, затлы, янып торган Хәния апа берничә елдан булмас дип шул вакытта кем уйлаган инде? Алда ни көтәсен беребез дә белми.

– Тормышыңның иң авыр мизгеле нинди булды һәм аны җиңеп чыгарга нәрсә ярдәм итте?
– Акчасыз, кечкенә бала белән урамда калуымдыр. Зур өметләр белән кияүгә чыгып, аларның акланмавы, тормышым чәлперәмә килүе. Шул вакытта әни миңа бер сүз әйтте: «Син бер вакытта да бер кешегә дә таянма. Үзеңә генә таяна аласың. Тагы бер кешегә – миңа, әмма мин дә мәңгелек түгел. Син аягыңда нык торырга тиеш», – диде. Шул вакытта күзләр ачылып киткәндәй булды. Үземә генә таяна алам, дип, эшләргә тотындым. Алдыма максатлар куйдым, шуңа ирешәм дип, көн-төн тырышам. Хәзер дә шулай...

Минтимер Шәриповичка, мәр­хүмә Сәкинә апага рәхмәт. Алар мине тапшыруларым аша белеп, аларны яратып караган. «Ярдәм кирәк булса, эндәш», – дип әйткән иде Сәкинә апа. Ул вакытта ипотекага фатир алу өчен зур чират иде. «Шуны берәр ничек тизләтеп булмас микән», – дип сорадым. Бушка фатир сораган дип уйлый күрмәгез. Минем үтенечемне кире какмадылар, социаль ипотека программасы буенча фатир алдым. Минем хезмәтемне бәяләп, миңа ярдәм кулы сузганнары өчен, аларга чиксез рәхмәтлемен.

Миңа бернинди дә мактаулы исемнәр кирәк түгел. Аның артыннан йөргән булсам, әллә кайчан алырга булгандыр. Минем өчен шул вакыттагы ярдәм исемнәргә караганда күпкә мөһимрәк һәм кирәгрәк.

Ул елларда эзотерика белән мавыкмаган булсам да, ­интуитив рәвештә мин аның белән шөгыль­ләнгәнмен дип әйтергә дә була. Мин һәрчак максатлар куя идем. Матур гаилә хакында хыялландым һәм тормышымда Максимны очраттым.

Елап утырмадым. Өч яшьлек Аязны иртән тренировкаларга йөрткәнне әле дә булса хәтерлим. Салкын, буран булуга карамастан, иртән иртүк торып чыгып китә идек. Башта трамвай, аннары ике-өч тукталышны автобуста үтә идек. Боз сарае янына зур-зур машиналар белән балаларның әтиләре килеп туктый иде. «Эх, безгә дә шулай насыйп булса иде», – дип уйлый идем. Аллага шөкер, тормышка ашты – бүген Аязны тренировкаларга күпчелек Макс йөртә.

– Аязның әтисе белән аралашу теләге булмадымы?
– Булгандыр, миңа әйтмәде. Әмма алар бүген аралашалар, мин моңа бер дә киртә куймыйм. Ул бит мине үпкәләтте, ә баланы түгел.
Хоккей – очсыз спорт төре түгел, җыеннарга йөрү дә, киемнәре дә бик кыйммәт. Максимга рәхмәтлемен. Нәрсә генә аласы булса да, ул: «Кыйммәт бит, кирәк түгел», – дигән сүзләр әйтмәде. Әле миңа караганда да баланың мәнфәгатен күбрәк кайгыртадыр.

Былтыр шундый бер кызык хәл булды. Сезон тәмамланырга ай ярым вакыт калды, Аязның тимераягы кыса башлады. «Улым, әйдә, түз, алмый торабыз, сезон бетә бит инде», – дидем. Макс, мине бүлдереп: «Юк инде, үсә торган аякка нагрузка зур, алай ярамый, буыннары чыгарга мөмкин», – ди. Аяз нинди тимераяк кирәк икәнен алдан ук интернеттан карап куйган. «Күпме тора соң ул?» – дип сорый Макс. «35 мең сум», – ди Аяз . Макс шунда, көлеп: «Ай ярым гына түзәргә була инде анысы», – ди. Бу, әлбәттә, шаярып әйткән сүзләре. Тимераякка шундук заказ бирде һәм алды.

– Өченче бала турында сорауны сиңа еш бирәләрдер?
– Аллаһы Тәгалә бирсә, бик шат булачакбыз. Балаларны нык яратам. Данилның хәзер иң тәмле чагы: рәхәтләнеп үбеп, сөя торган вакыты. Аязы инде алай кочаклаттырып утырмый, ул җитди хәзер, үсте бала.

– Син таләпчән әнидер?
– Әйе, күбрәк аларга мин кычкырып йөрим. Минем тавыш ныграк чыга, эләккәндә икесенә дә эләгә. Максның да усаллыгы бар. Карап торганда бик мөлаем, һәрвакыт елмаеп кына торса да, кайчагында ачуы чыга. Ул сүз әйткәндә, балаларны жәлләсәм дә, алар арасына кысылмыйм.

– Зәмирә, сезнең усаллык инстаграмыгызда да чагыла.
– Бәлки усаллык та түгелдер, кырыслыктыр ул. Нәселдән килә. Әни дә шундый, дәү әни дә... Сеңлем миңа караганда да усалрак. Әнине менә усал диләр, әмма аның үз тормышында песине дә кыерсытканы юк. 24 яшендә ул ялгыз калган һәм шуннан бирле берүзе, берсен дә якын китертмәгән, усал булгач, янына да килергә курыкканнардыр. Үз тәртибе, үз кагыйдәләре белән яши. Әнидән мин әле дә булса куркып яшим. «Әни белсә, нәрсә әйтер икән?» – башка килә торган беренче уй шул.

– Тәүге эш урының кайда иде?
– Рәсми булмаган, иң тәүге эш урыным... Әни клуб мөдире булып эшли иде, ә көндез – буш вакытында колхозчыларга ашарга пешерде. Шунда, әнине бераз эштән арындырырга теләп, сеңлем Фирүзә белән чиратлашып басуда учакта ашарга пешерә идек. Анда миңа ­12-13 яшь тирәсе булгандыр.
Аннары, үзебезнең – Илешнең «Орленок» лагеренда биш ел рәттән җәй саен әйдаман булдым. Ә рәсми эш урынын алсаң, ул – ТНВ иде. Уку йортын тәмамлагач, район газетасы «Маяк»та да эшләп алдым, әмма озак түгел, чөнки күңел Казанга тартты. Безнең авыл Татарстан белән чиктә урнашкач, Казан телевидениесен карап үстек. Илфат абый Абдрахманов, Наилә апа Ногманова – балачак кумирларым. Киләчәктә алар белән бергә эшләү – ул минем өчен иң зур бәхетләрнең берсе иде.

– Зәмирә, синеңчә, яшьлек кайчан тәмамлана?
– Яшьлек бит ул – күңел халәте. 18 яшьтә булып, яшь булмаганнар бар. Тормышны яратасың, тәм табып яши беләсең икән – син һәрвакыт яшь. Менә мин руль артында китеп барганда да кинәт туктап, бу мизгел беркайчан да кабатланмаячак бит дип, тирә-якны фотосурәткә төшерә башлыйм. Ишеп яуган яңгырны, тәрәзәдән агып төшкән яңгыр тамчыларын да яратам. 40ка якынлашып киләм, әмма күңелгә 15 яшьтер. Бирсен Ходай, 90 яшьтә дә тормышны яратырга язсын!

– Күңел төшенкелегенә бирелгән чакларың буламы?
– Андый чаклар да була. Мин дә ирем белән кайвакыт талашам, минем дә балаларым авырый... Эшлисе килмәгән чаклар да була. Әмма! Якыннарың исән-сау чагында: «Мин – бәхетсез», – дип утырып, Аллаһы Тәгаләнең ачуын китерергә ярамый.

– Синең өчен иң зур җиңү?
– Ул – үз-үземне җиңү. Иң авыр көрәш ул. Чөнки көчләр бертигез. Яшь бала белән акчасыз урамда калуга карамастан, тормышны көйләп җибәрү – минем өчен зур җиңү.

Аллага шөкер, юлымда Максим очрады. Ул вакытта ышанычлы кешегә мохтаҗ идем. Максим – шундый: сүзендә тора, булдыра алмый торган эш булса, кеше алдап йөрми. Максимга мин зур «бирнә» белән кияүгә чыктым. Ул кредитларга, бурычларга бер катнашым булмаса да, алар өстемдә өелеп калды. Әмма Ходайның рәхмәте белән, алар тиз арада түләнелеп бетте.

Иң мөһиме – үз алдыңа дөрес итеп максатлар куя белү. Нәрсә сөйлисең – алдыңа да шул килә. Бер хатын-кыз: «Ирем – хайван, директорым – саран, балаларым – тәртипсез, дөнья ямьсез...» – дип зарлана, имеш. Иңендә утырган фәрештә бу сүзләрне язып бара һәм, гаҗәпләнеп: «Бу ханымның теләкләре шулкадәр сәер», – дип әйтә икән...

Әңгәмәдәш – Зоя СОЛОШИНА.

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading