16+

Зәмирә Рәҗәпова Хания Фәрхи белән бәйле булган хәлне өч кенә кешегә сөйләгән

Хәния Фәрхинең үлеменә өч ел булу уңаеннан, аның турында бик күпләр истәлекләрен яңартты.

Зәмирә Рәҗәпова Хания Фәрхи белән бәйле булган хәлне өч кенә кешегә сөйләгән

Хәния Фәрхинең үлеменә өч ел булу уңаеннан, аның турында бик күпләр истәлекләрен яңартты.

Зәмирә Рәҗәпова да инстаграм битендә Хәния Фәрхи белән бәйле булган бер хәлне язган, моның турында ул өч кенә кешегә сөйләгән.

“Бу хакта мин 3 кенә кешегә сөйләдем... Хәния апаның вафатыннан соң, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Назыйрович һәм Габделхәй Биктаһиров искә алу кичәсе оештырдылар. Хәния апа белән бергә концертлар эшләү тәҗрибәсе булгангамы, мәрхүмә үзе дә мине якын итә иде, концертныы сценарий һәм режиссурасын миңа тапшырдылар. Мораль яктан бик авыр концерт булды ул... Әзерләнгән вакытта Габделхәй абый гомумән сөйләшә алмас дәрәҗәдә иде. Хәтерлим Кадыйм Назыйрович бүлмәсендә киңәшмәгә җыелабыз, Габделхәй абый күз йоммый елый, мин авыз ачып сүз әйтә алмыйм, елыйм, Кадыйм Назыйрович уйга баткан. Артистларга рәхмәт, һәрберсе зур хөрмәт белән килде бу концертка. Афиша чыкканчы, кассада билет беткән иде. Икенче көн куйдылар, анысы да билет бетте, атна буена куйсаң концертны, атна буена халык агылыр иде, яраталар шул Хәния апаны. Бу концертта еламыйча җырлаган артист булдымы икән, Габделхәй абый исә 3 көн концерт карый алмады... Филармония тирәли әйләнеп йөрде. Ике көннән төш күрәм. Без кече кызы Алсу белән ишек янында басып торабыз, Хәния апа түрдәрәк Алиянең ике кулыннан тоткан да ашыга-ашыга нидер сөйли. Үзе китәргә ашыга, яртылаш ишек ягына борылган үзе, һаман нидер аңлата... Аннары ишек катына килде дә Алсуның кулын тотып сөйли башлады, мин янда саубуллашырга чират көтеп торам, шул чак миңа күз ташлады да, шундый җылы итеп елмайды да миңа таба иелә төшеп, ике кулы белән минем кулымны тотып: "Рәхмәт, акыллым", – диде... Дертләп уяндым, чөнки ул аны ап-ачык итеп колагыма әйтте... Ул төш әле дә ап-ачык күз алдымда!
Урының җәннәт түрләрендә булсын, Хәния апа”,
– дип язган Зәмирә.
�Күп тапкыр язасым килде, нишләптер ышанмаслар, дип уйладым... Бүген менә язасым килде. Хәерлегә булсын бу төш”.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Хэния апанын вафатыннан сон, Г.Тукай исемендэге Татар Дэулэт Филармониясе директоры Кадыйм Назыйрович хэм Габделхэй Биктахиров искэ алу кичэсе оештырдылар. Хэния апа белэн бергэ концертлар эшлэу тэжрибэсе булгангамы, мэрхумэ узе дэ мине якын итэ иде, концертнын сценарий хэм режиссурасын мина тапшырдылар. Мораль яктан бик авыр концерт булды ул... эзерлэнгэн вакытта Габделхэй абый гомумэн сойлэшэ алмас дэрэжэдэ иде. Хэтерлим Кадыйм Назыйрович булмэсендэ кинэшмэгэ жыелабыз, Габделхэй абый куз йоммый елый, мин авыз ачып суз эйтэ алмыйм елыйм, Кадыйм Назыйрович уйга баткан.. артистларга рэхмэт, хэр берсе зур хормэт белэн килде бу концертка. Афиша чыкканчы, кассада билет беткэн иде.. икенче кон куйдылар, анысы да билет бетте, атна буена куйсан концертны, атна буена халык агылыр иде, яраталар шууул Хэния апаны. Бу концертта еламыйча жырлаган артист булдымы икэн, Гэбделхэй абый исэ 3 кон концерт карый алмады...Филармония тирэли эйлэнеп йорде ?... ике коннэн тош курэм. Без кече Кызыл Алсу белэн ишек янында басып торабыз, Хэния апа турдэрэк Алянен ике кулыннан тоткан да ашыга-ашыга нидер сойли. узе китэргэ ашыга, яртылаш ишек ягына борылган узе, хаман нидер анлата... Аннары ишек катына килде дэ Алсунын кулын тотып сойли башлады, мин янда саубуллашырга чират котеп торам, шул чак мина куз ташлады да , шундый жылы итеп, елмайды да мина таба иелэ тошеп ике кулы белэн минем кулымны тотып : "Рэхмэт, акыллым", диде... дертлэп уяндым, чонки ул аны ап - ачык итеп колагыма эйтте... Ул тош эле дэ ап - ачык куз алдымда! Урынын жэннэт турлэрендэ булсын, Хэния апа?. . Куп тапкыр язасым килде, нишлэптер ышанмаслар, дип уйладым... буген менэ язасым килде. Хэерлегэ булсын , бу тош?. #юксыну #ХэнияФэрхи #легенда. Шигырь авторы: @landysh_74 Видео: Элеге концерттан куренеш.

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading