16+

10 меңне кайчан бирәчәкләр?

Бөек Ватан сугышы ветераннарына быел 10 мең сум акча бирергә тиеш дигәннәр иде. Миңа никтер китермәделәр. Аны алыр өчен кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәкме әллә? Исемем редакция өчен генә, сугыш ветераны, Казан.

Татарстан Пенсия фонды хезмәткәрләре аңлатуынча, Россия Президенты карары белән билгеләнгән Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан 10 мең сум түләүне 99 процент сугыш ветеранына инде тапшырганнар. Дөрес, кайбер ветераннар билгеле бер сәбәпләр аркасында акчаны вакытында алмый калган. Аларга әлеге өстәмә июнь аенда пенсияләренә кушылып киләчәк. Бу түләүне алу өчен, пенсия идарәсенә дә, башка оешмаларга да мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading