16+

80 яшь тулгач, пенсия күпмегә арта?

Әбиебезгә 80 яшь тула. Шуннан соң пенсиясе артырга тиеш. Ул ничә сумга арта. Моның өчен документлар тапшырырга кирәкме? Асия Хәмидуллина, Әтнә.

Әбиебезгә 80 яшь тула. Шуннан соң пенсиясе артырга тиеш. Ул ничә сумга арта. Моның өчен документлар тапшырырга кирәкме? Асия Хәмидуллина, Әтнә.

Казан шәһәре Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, кешегә 80 яшь тулгач, аның пенсиясенә фиксацияләнгән ­пенсия күләмендә акча өстәлә. 2019 елда ул 5334 сум 19 тиенне тәшкил итә. Бу беренче группа инвалидларга кагылмый, чөнки алар болай да икеләтелгән пенсия алачак. 80 яшь тулгач, пенсия бүлегенә өстәмә документлар тапшырырга кирәк түгел. Ләкин өстәмә пенсия нәкъ менә 80 яшь тулган көннән алып кына исәпләнелә. Ягъни 5334 сумны 30 көнгә бүлсәк, 177 сум тирәсе килеп чыга. Әгәр әбиегезнең туган көне айның уртасында икән, 117 сумны тулы айның яртысына, ягъни 15 көнгә тапкырлыйсыз да, башта якынча 117Х15=1755 сум гына өстәләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading