16+

Аккошларны нишләтәчәкләр?

Кабан күлендә ике аккош йөзеп йөргәнен күрдек. Алар нык туңган, берсенең канаты да җәрәхәтләнгән кебек тоелды Ул аккошларны нигә берәр җылы урынга япмыйлар икән? Сәлимә Гәрәева, Казан

Кабан күлендә ике аккош йөзеп йөргәнен күрдек. Алар нык туңган, берсенең канаты да җәрәхәтләнгән кебек тоелды Ул аккошларны нигә берәр җылы урынга япмыйлар икән? Сәлимә Гәрәева, Казан

Чынлап та, Кабан күлендә йөзеп йөрүче аккошларның берсенең канаты сынган булган. Бу хактагы хәбәр социаль челтәрләрдә дә бик тиз таралды. Аккошлар өчен борчылмасагыз да була, шушы көннәрдә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан коткаручылар, зоопарктагы белгечләр белән берлектә, Кабан күленнән бу ике аккошны алып, зооботаника бакчасына тапшырды. Билгеле булганча, Кабан күлендә бер аккош гаиләсе күптәннән яши. Аларга җылытыла торган оя ясалды, иганәчеләр аларны ашата, зоологлар күзәтеп тора. Күптән түгел күлдә тагын өч аккош пәйда булган иде. Тик аккош гаиләсе кунакларны хупламады булса кирәк, бу аккошлар үзара еш сугышканнар. Кыскасы, кунак аккошларның икесен тота алганнар, ә тагын берсен тиздән эләктереп зоопаркка илтергә җыеналар. Яз көне исә аларны кабат күлгә кайтарырга уйлыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading