16+

Ана капиталын төзелешкә кулланырга буламы?

Ирем белән торак йорт салып чыктык. Төзелеш өчен тотылган чыгымнарны ана капиталыннан файдаланырга буламы? Альфия Әхмәтянова, Казан.

Ана капиталын төзелешкә кулланырга буламы?

Ирем белән торак йорт салып чыктык. Төзелеш өчен тотылган чыгымнарны ана капиталыннан файдаланырга буламы? Альфия Әхмәтянова, Казан.

Киров районы Пенсия бүлегенең социаль түләүләр төркеме җитәкчесе Лилия Печенкина:
– “Балалары булган гаиләләргә дәүләттән өстәмә ярдәм турындагы” 256нчы федераль канун (2006 елның 29 декабреннән гамәлдә) һәм Россия Хөкүмәтенең 862нче ана капиталын куллану кагыйдәләре буенча (2007 елның 12 декабреннән гамәлдә) ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен файдаланырга була. Моның өчен балага өч яшь тулган булу кирәк. Ана капиталы белән торак кредитын түләгәндә искәрмә каралган, баланың яше мөһим түгел, сабый тууга ук акчаны кулланып була. Ана капиталын төзелештә файдаланыр өчен гаризада җир кишәрлегенә хокукны раслый торган документлар, төзелешкә рөхсәт бирелгән документ, банк счетының реквизитлары һәм башка документлар таләп ителә. Шунысын да истә тотарга кирәк, ана капиталы сертификатына торак алганда аны уртак милек итеп рәсмиләштерергә туры киләчәк. Өлеш гаиләдәге һәр балага, ир белән хатынга да килешү буенча бүленә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading