16+

Автобуста юл өчен артык акча алынса нишләргә?

Бер сәфәрдә ике һәм аннан күбрәк пассажир өчен банк картасы белән түләп буламы? Банк картасы белән түләгәндә, артык сумманы алган очракта нишләргә? Светлана Зарипова, Казан.

Бер сәфәрдә ике һәм аннан күбрәк пассажир өчен банк картасы белән түләп буламы? Банк картасы белән түләгәндә, артык сумманы алган очракта нишләргә? Светлана Зарипова, Казан.

Казан шәһренең рәсми сайтыннан:
1 июльдән Казанда җәмәгать транспортының барлык төрләрендә дә өстәмә хезмәт – йөрү өчен банк картасы белән түләү барлыкка килде. Шәһәр маршрутларында эшли торган барлык автобус­лар, троллейбуслар һәм трамвайлар иске валидаторларны алыштырган яңа контроль-касса аппаратлары белән җиһазландырылды.
Бер тапкыр барган өчен банк картасы белән бер кеше өчен генә түләргә була. Бу чикләү акчаны кабат алганда ялгышлыклар килеп чыкмасын өчен кертелгән. Кондукторда пассажирның юл йөрү өчен түләгәнлеген тикшерү зарурилыгы туарга мөмкин, чөнки ул һәр пассажирны истә калдыра алмый. Бу очракта ул картаны валидаторга кабат куя, карта юлның инде түләнгән булуын күрсәтергә тиеш. Шул ук сәбәпләр аркасында пассажирлар кондукторга транспорт һәм банк картасын икенче тапкыр күрсәтүдән курык­маска тиешләр. Бер тапкыр барган өчен 27 сумнан артык акча алынмый.
Юл йөрү өчен түләгәндә, мондый проблема белән очрашкан һәркемгә акча автомат режимда кайтарылачак. Шулай ук «Транспорт картасы» акционерлык җәмгыятенең «кайнар элемтә»сенә 8 (843) 262-80-80 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading