Шәһри Казан

Бала рөхсәтеннән башка аның фотоларын социаль челтәрләргә куярга ярамый?!

Баланың рөхсәтеннән башка ата-ана аның фотоларын социаль челтәрләргә куя аламы?

Фотоларны интернетка кертү нинди начар нәтиҗәләргә китерергә мөкин?

Гөлүсә Хисмәтова, Балтач

Реклама

– Кызганычка каршы барлык ата-аналар да интернетның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлап бетерми әле. Челтәргә эләккән мәгълүмат синеке түгел – дөньяныкы инде ул. Бала фотоларын фотошоп ярдәмендә үзгәртеп начар ният белән кулланучылар җитәрлек бездә. Әлеге фотолар бик шәхси мәгълүмат. Аны сакларга кирәк. Кечкенә бала “минем фотоларны интернетка кертмәгез”, дип тә әйтә алмый бит әле. Бездә кеше иминлеген интернетта саклаучы законнар эшләп бетерми. Киләчәктә ул булыр дип уйлыйм. Әлегә баланың психик сәламәтлеген саклыйсыгыз килсә, фотоларны интернетка куеп мавыкмасагыз яхшырак, - ди “Егоза” белем бирү үзәге педагог-психологы Әлфия Махатадзе.     

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: