16+

Бүләк килешүен ничек өзәргә?

Тормышта төрле хәлләр була һәм кайчагында бүләк итү турында килешүне өзәргә туры килә. Кайсы очракларда моны эшләргә мөмкин соң? Бу сорауга Росреестрның Татарстан буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова җавап бирде.

Тормышта төрле хәлләр була һәм кайчагында бүләк итү турында килешүне өзәргә туры килә. Кайсы очракларда моны эшләргә мөмкин соң? Бу сорауга Росреестрның Татарстан буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова җавап бирде.

– Бүләк итүгә бәйле барлык мәсьәләләр дә Россиянең Гражданнар Кодексына таянып җайга салына. Әлеге кодексның 572нче маддәсе 1нче пункты нигезендә, бер як икенче якка әйберне кире кайтарып алмау шарты белән тапшыра.

Шул ук Кодексның 450нче маддәсе 1нче пункты нигезендә, килешү ике якның да рөхсәте нигезендә өзелергә мөмкин. Моннан тыш, әгәр дә бүләкне алучы, бүләк итүчегә караганда алданрак үлеп китсә, шулай ук килешүне өзәр өчен судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак.

Башка очракларда торакны бүләк итү турында килешүне суд аша гына өзәргә мөмкин. Мисал өчен, әгәр дә бүләкне кабул итүче бирүчегә яисә аның якын туганнарына һөҗүм яисә, аңлы рәвештә җәрәхәтләр ясаган икән, ул чагында суд аша килешүне гамәлдән чыгарырга була.

Күчемсез милектән (фатир, йорт, җир кишәрлеге) файдалану хокукын башка кешегә тапшыру өчен милек ЕГРН системасында теркәлгән булуы шарт. Торакны бүләк итү – ул шундый ук килешү икәнен истән чыгармагыз! Бу процедура бүләк итүче һәм кабул итүче арасында документаль рәвештә килешү төзүне таләп итә.

Фатир яки йортны бүләк итәргә  телдән генә вәгъдә бирүнең юридик көче юк. Гәрчә бүләк итүче торакның ачкычларын сезгә тапшырса да, милек белән идарә итү хокукы сезгә күчә дигән сүз түгел.

Кайберәүләр туганнарына милекне бүләк итү хакында “дарственный” язалар, әмма документны теркәмиләр. Ул очракта да килешү язма рәвештә төзелмәгән икән, үзара сөйләшү генә дөрес булмаячак. Ягъни ике арада язма рәвештә бүләк итү хакында килешү төзелергә һәм хокукның бер кешедән икенче кешегә күчүе Росреестрда теркәлергә тиеш.

Сүз уңаеннан, соңгы биш айда Татарстанда күчемсез милекне бүләк итеп бирүнең 21 мең очрагы теркәлгән. Шуларның 11 мең очрагында республика халкы фатир һәм йортлар, 10 мең очракта җир кишәрлекләре бүләк итеп биргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading