16+

Бәрәңге уңышы ничек булыр?

Соңгы елларда бәрәңге игү мәйданнары кимү күзәтелә. Быелгы уңыш ничек икән? Икенче икмәк республика халкын тәэмин итәргә җитәрлекме? Артур Габдраупов, Апас

Бәрәңге уңышы ничек булыр?

Соңгы елларда бәрәңге игү мәйданнары кимү күзәтелә. Быелгы уңыш ничек икән? Икенче икмәк республика халкын тәэмин итәргә җитәрлекме? Артур Габдраупов, Апас

Әлеге сорауга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җавап бирде.     
- Узган ел белән чагыштырганда шәхси хуҗалыкларда быел бәрәңге уңышы начар түгел. Аннан соң, бәрәңгене ризык буларак куллану елдан-ел кими бара. Халык хәзер башка төрле яшелчәләр белән күбрәк шөгыльләнә башлады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6,5 мең гектар мәйданда гына бәрәңге үсә.  Аның белән хәзер мухсуслашкан хуҗалыклар гына шөгыльләнә. Аларда бәрәңгенең бүгенге торышы бик әйбәт. Республика халкын тәэмин итәргә тулысынча җитәрлек, - диде ул.   

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading