16+

Даруны кире кайтарып буламы?

Даруханәдән берничә төрле дару сатып алдым. Ахырдан аның кайберләре кирәк булмады. Аларны кире илтеп бирә аламмы икән? Даруларны кайсы очракта кайтарып була? Фәридә Сәмитова, Казан.

Даруны кире кайтарып буламы?

Даруханәдән берничә төрле дару сатып алдым. Ахырдан аның кайберләре кирәк булмады. Аларны кире илтеп бирә аламмы икән? Даруларны кайсы очракта кайтарып була? Фәридә Сәмитова, Казан.

Сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин җавап бирә.
– Россиянең 1998 елның 19 гыйнварыннан (№55) кабул ителгән нигезләмәсе буенча, дарулар алыштырып һәм кире кайтарып булмый торган товарлар исемлегендә. Әгәр дару өчен чек биреп өлгермәгәннәр икән, шул чакта гына аны кайтарып була. Дөрес, бу мәсьәләдә кайбер искәрмәләр каралган. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы канун нигезендә, әгәр сатып алынган даруның куллану вакыты чыккан булса, маркировкасында кимчелек күзәтелсә (мәсәлән, даруны куллану вакыты күрсәтелмәгән булырга мөмкин; дару кабындагы даталарның эчке куллану кәгазендәге саннар белән туры килмәве бар), препаратны куллану инструкциясе булмаганда, исеме каптагы язу белән туры килмәгәндә, препаратның кабында янчелгән, ертылган урыннар булса, даруның капкачы, шешәнең бөкесе булмаганда, кыскасы дару брак булганда аны кире кайтарырга була.
Даруны алыштыруны сорап препаратны сатып алган даруханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның урынына шундый ук дару, яки тәэсире буенча шуңа ошаганын сорарга була. Шулай ук товарның бәясен төшертергә, дарудан баш тартып, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә дә мөмкин. Сыйфатсыз дару аркасында кулланучының үзенә килгән барлык зыянны каплатуны да сорарга хакы бар.

Фото: http://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading