Тормыш-көнкүрешебез электр җиһазларыннан аерылгысыз. Әле берсен, әле икенчесен кабызып кына торабыз. Электр энергиясен сакчыл куллануның ысулларын өйрәтсәгез иде. Дәүләтхан Монасыйпов, Казан.
Бу сорауга Казанның «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе белгечләре түбәндәге җавапны җибәрде. Электр энергиясен сакчыл куллануга шушы ысуллар аша ирешергә була:
берничә бүлмәдәге электр лампочкалары белән импульслы реле ярдәмендә идарә итү. Бу утларны ерактан да кабызу һәм сүндерү мөмкинлеге бирә;
гадәти аергыч (выключатель) урынына яктылык көйләгеч урнаштырыгыз. Әлеге җайланма яктылык таратуны көчәйтә йә киметә;
кулланып бетергәч, электр көнкүреш җиһазларын шунда ук электр челтәреннән аерыгыз, ягъни сүндерегез;
яктылык таралышы көйләнелә торган галоген лампалар куллану энергияне 30 процентка кадәр экономияли;
энергиягә сакчыл лампалар кулланыгыз, алар кызып эшли торган лампаларга карганда, ун мәртәбә озаграк хезмәт итә, ә электр энергиясенә 80 процентка кадәр экономия ясый;
ризык әзерләгәндә, диаметры плитә конфоркасына туры килмәгән кәстрүл кулланмагыз (кечкенә кәстрүлне зур конфоркага куймагыз). Болай эшләү 20 процентка кадәр җылылык югалуга китерә. Төбе яньчелгән-тигезсезләнгән савыт электр энергиясенең 40-60 процентка күбрәк тотылуына китерә. Кәстрүлнең капкачын каплагыз, болай эшләгәндә, электр энергиясе 30 процентка кадәр экономияләнә;
суыткычны җылылык чыганагына якын урнаштырмагыз, чөнки суыту камерасы салкынлык тудыру өчен күбрәк энергия сарыф итәчәк.
Комментарийлар