16+

Электрон билетны югалтсаң нишләргә?

Камал театры сайтыннан билет сатып алдык. Почтага ике хат килде, ләкин берсендә дә электрон билетлар юк. Әллә мин ялгыш бетереп аткан, әллә билетлар гомумән килмәгән. Бу очракта нишләргә? Билетларны ничек алырга? Резидә Сабирова, Балык Бистәсе.

Электрон билетлар сатып алган вакытта сораулар туса, (843) 5-100-400 телефоны аша мөрәҗәгать итеп була. Камал театры сайтына теркәлгән булсагыз, «Билет алу» дигән бүлек астында «Минем билетлар» дигән юл бар. Сез сатып алган билетларның электрон нөсхәсе шунда да саклана. Билетларны шуннан принтер аша чыгара аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading