16+

Эш башлаучы фермерлар программасында катнашу өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Якын көннәрдә «2017-2020 елларда Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» ведомство программасында катнашу өчен заявкалар кабул итә башлаячаклар, дип ишеткән идек. Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатмассызмы? Раил Галиев, Буа.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, яңа эшли башлаган фермерлар гаризаны һәм кирәкле документлар пакетын 3 майга кадәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшыра ала. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан, Федосеевская урамы, 36нчы йорт, 302нче кабинет. Фермерлар эш көннәрендә сәгать 9.00дән 16.00гә кадәр мөрәҗәгать итә ала. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading