16+

Газ котелларына килешү кирәкме?

Телефонга хәбәр килде. «Казаньгоргаз» идарәсе шәхси җылыту системасы булган фатирларда импортлы котеллар урнаштырган кешеләргә килешү төзергә кушкан.

Телефонга хәбәр килде. «Казаньгоргаз» идарәсе шәхси җылыту системасы булган фатирларда импортлы котеллар урнаштырган кешеләргә килешү төзергә кушкан.

Беркөнне газ өчен счетчик күрсәткечләрен сорап шалтыраттылар. Үзләрен «Горгаз»дан дип таныштырдылар. Хәзер барысы да телефон аша гына эшләнәме әллә?

Гөлсинә Гыйсмәтуллина, Казан.

«Казаньгоргаз» идарәсенең абонент бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, яңа карар нигезендә, газ хезмәте белән килешү 2014 елга кадәр төзелгән булса, аны яңартырга кирәк. Бу импортлы газ мичләре булган кешеләргә генә түгел, 2014 елга кадәр котелдан файдаланучы һәр кешегә дә кагыла. 2014 елдан соң газ котелы алыштырылган, килешүе булган кешеләр генә искәрмә булып тора. Аларның да килешүләре шәһәр газ хезмәтенең базасына кертелгән булырга тиеш. Моны теркәлү урыны буенча газ хезмәтенә шалтыратып белешергә була. «Казаньгоргаз» идарәсе белән кулланучы арасында ике төрле килешү төзелә: берсе техник хезмәт күрсәтүгә, икенчесе газ белән тәэмин итүгә. «Әлегә бу килешүләр булмаган өчен җаваплылык каралмаган, әмма берәр бәла-каза була калса, беренче чиратта, шул килешүләрне таләп итәчәкләр», – диделәр абонент бүлегендә.

Ә телефон аша счетчик күрсәткечләрен сораучыларга килгәндә, бу «Казаньгоргаз» хезмәткәрләре эше түгел. Алар мондый эш белән шөгыльләнми, счетчик күрсәткечләрен кулланучылар үзләре җиткереп бара.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading