16+

"Ирем мине туйдырды..."

Аерылышырга дисәң, җитди сәбәп тә юк сыман, тик болай да яшәп булмый, миңа нишләргә?

Аерылышырга дисәң, җитди сәбәп тә юк сыман, тик болай да яшәп булмый, миңа нишләргә?

Хөрмәтле редакция! Ирем бе­лән ун ел гомер итәбез. Моңа ка­дәр начар яшәмәдек төсле. Балалар бакчасына йөрүче ике балабыз, бергә салган йортыбыз, машиналарыбыз бар. Тик кешегә әйтергә дә оят – ирем мине туйдырды. Ул һәрчак ачуымны чыгара, кайчак балалар каршында да үземне тыеп кала алмыйм. Аның бар белгәне эш тә эш. Ул акча алып кайта, димәк, шуның белән эше беткән дип саный. Аерылышырга дисәң, җитди сәбәп тә юк сыман, тик болай да яшәп булмый, миңа нишләргә? Гөлия, Арча.

Укучыбыз соравына психолог Әлфия Гәрәева җавап бирә.
– Гөлия игътибарны күбрәк балаларга бирә бугай, конфликт шуннан килеп чыгарга мөмкин. Чыннан да, мәктәпкәчә яшьтәге балалар аеруча күп игътибар һәм тәрбия сорый, бу исә ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә киеренкелек тудырырга мөмкин. Гаиләгә һәм бала тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәк. Ял көннәрендә балаларны кемгә дә булса калдырып, ресторан яки кафега барып кайту, авылда яшәсәләр, бергәләп район үзәгенә барып яки табигатькә чыгып, үзләре генә аралашу комачау итмәс. Чөнки гаиләдә үзеңне әти-әни генә итеп түгел, ә ир белән хатын итеп тоеп, сөеп-сөелеп тә яши белергә кирәк.

Чыганак: http://arskmedia.ru/

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Что за ответы ? Кафега барга кирэк ирен белян И так далее ) чего чужь пишите ? Как можно дом есть. Семья дети любовь ) дома надо устроит с детьми праздник , понимать , разговаривать от души ,открывать мужа , ласковая надо быть Не женщина с яйцами )

    • аватар Без имени

      0

      0

      Романтика кирэк сезгэ шул гына)секс)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мөхерир! Ник рус теләндәгә комментарны урнаштырасыз???

        • аватар Без имени

          1

          0

          Сез рэхэткэ чыдый алмыйсыз икэн аерылыгз шуннан анларсыз кемне югалтканыгызны

          • аватар Без имени

            2

            0

            Аерыл, романтикасы да, михнәте дә булыр.. Гаиләңне югалтып, чәчеңнән сөйрәп ватучы белән рәхәт яшәрсең. Сине шул гына көтә. Монда әйтер сүз юк

            Мөһим

            loading