16+

Иртәрәк пенсиягә чыга аламмы? 

Сәламәтлек саклау системасында автономия учреждениеләрендә эшләүчеләр пенсиягә иртәрәк чыга аламы? 

Сәламәтлек саклау системасында автономия учреждениеләрендә эшләүчеләр пенсиягә иртәрәк чыга аламы? 

Сорауга Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлеге белгече Вера Гордеева җавап бирә: 

– Россиянең Хезмәт министрлыгы раслаган исемлекләр (№1, №2) автономияле учреждениеләр өчен дә гамәлдә. Канун нигезендә автономияле учреждениеләргә коммерциячел булмаган, шулай ук фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау, физик культура, спорт, башка өлкәләрдә хезмәт күрсәтү өчен оештырылган оешмалар керә.

Иртәрәк пенсиягә чыгу өчен сәламәтлек саклау өлкәсенең №1, №2 исемлегенә кергән вазифаларда эшләү кирәк. Әйтик, сәламәтлек саклау системасындагы автономия учреждениесендә пешүләрдән дәвалау бүлегендә эшләүче, пенсиягә чыкканда бюджет өлкәсендә эшләүче медицина хезмәткәре белән бер хокукта була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading