Шәһри Казан

Изгеләр коесын кайчан төзекләндерәчәкләр?

Безнең авылда Изгеләр коесы бар. Бик борынгы инде ул. Өйләргә су керсә дә, сыйфаты ошап бетми. Су өстенә ак пәрдә кебек элпә җыела, юшкын утыра. Коеның суы бөтенләй башка. Шуңа да көянтә-чиләкләр белән еш кына коега йөрибез. Ләкин коеның тирә-юнен төзекләндерергә кирәк, аның ызбасы да начар хәлдә. Аны кайчан яңартырга җыеналар икән? Питрәч районы, Күн авылы халкы.

Күн авылына хат эзеннән баргач, үзебез дә кое суын авыз итеп карадык. Изгеләр коесын әйләндереп алган ызба бик үк начар булмаса да, ремонт ясасалар, комачау итми анысы. Авыл халкының кое өчен борчылуы аңлашыла, авылда чынлап та зур мәгънәгә ия тарихи сулык булып санала ул. «Коеның каршында изгеләр зираты. Анда өч кеше җирләнгән», – диде авыл халкы. Элегрәк юлчылар биредә тукталып хәл ала торган булганнар, дога кылганнар, Изгеләр коесыннан су алып чәй кайнатканнар. Ә су бүген дә шифалы булып санала. Аны эчеп дәваланган кешеләр дә җитәрлек, ди. Терелгәннән соң, сиртмәле коеның чиләген алыштыру гадәте дә бар.
Изгеләр коесының язмышын Күн авылы башлыгы Рифгат Багауовтан сораштык.

Реклама

– Кешеләрнең өйләренә су да кергән, шулай да Изгеләр коесына йөрүчеләр шактый. Быел аны төзекләндерү планга кертелгән. Эш күп, өлгереп кенә булмый. Минем карамакта – өч авыл, 900 кеше. Һәрберсенең үз соравы, үз борчуы, һәрберсенә ярап та бетеп булмый. Үзем дә – ятимлекне тоеп, «уфалла» арбасын тартып үскән бала. Рәхмәт, әниебез авырлыкларга түзгән, дөрес тәрбия биргән. Авыл тормышын яхшы беләм. Беренче чиратта, кирәкле эшләрне башкарырга тырышабыз. Сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә стела ясаттык. Зиратларны чистарттык, әйләнә-тирәсен тотып алдык, мәчетләрне төзекләндерәбез, урамнарга утлар суздык, юлларны ремонтлыйбыз – тик торганыбыз юк. Изгеләр коесын да рәтләрбез, Алла боерса. Ул безгә бабайларыбыздан калган изге мирас бит, – дип аңлатты «Шәһри Казан»га авыл башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: